Танылган сынчы Кадим Җәмитовның туган көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы оештырылды. Киң тамашачы өчен Кадим Җәмитовның исеме Казанның танылган монументаль скульптура әсәре- «Хөррият» һәйкәле белән бәйле. Кадим Җәмитов үзе иҗат итәргә алынган персонажының, гәүдәләндерергә теләгән образның сын-сүрәтен эшләгәндә тышкы охшашлык белән генә канәгатьләнеп калмый. Аның өчен образның билгеле бер мөһиттә яшәве, үз чоры белән багланышта булган композицион чишелеше табылуы мөһим. Сынчы, шул рәвешле, үз әсәрләренең сәнгати кыйммәтен раслап кына калмый, ә бәлки героеның тарихи чынбарлык белән бәйләнешен, бүгенге белән мөнәсәбәтен дә ачып бирә. Чор һәм шәхесләрнең үзара бәйләнешләре шулай сәнгати чаралар аша кабат яңара.
17 гыйнварда Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалында рәсем сәнгате укучыларының "Кышкы палитра" исемле рәсем күргәзмәсе куелды.
«Китапханәгә бөтен гаилә белән» акциясе кысаларында 14 гыйнварда Шәмәрдән балалар китапханәсендә Искечә Яңа елга багышланган "Яңа ел открыткасы" дигән мастер-класс узды. Чара башында балалар китапханәсе мөдире Галиакберова Р.Х. барлык катнашучыларны Искечә Яңа ел бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Чарага чакырылган остаз Юнысова А. К., үз чиратында, балаларга скрапбукингның нәрсә икәнен һәм инде XVIII гасырда аристократ гаиләләреннән булган ханымнарның махсус кәгазьдән альбомнар ясавын, аларны бау, бусы һәм атлас тасмалар белән открыткалар да ясауларын әйтеп үтте. Алсу Камил кызы балаларны «скрапбукинг» стилендәге открыткалар ясауның серләренә сабырлык белән өйрәтте. Мастер-класста катнашучылар биремне уңышлы үттеләр, открыткалар бик матур булып чыкты. Чарадан соң катнашучыларның күбесе китаплар алдылар һәм яңа төрле мастер-класслар оештыруны сорадылар.
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан 14 январь көнне “Бәхет елы булсын Яңа ел” дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырдылар.
2023 ел – Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф –гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 12 нче гыйнвар көнне Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы һәм килгән кунакларыбыз өчен “Бию легендасы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.Очрашуның төп кунагы “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы Камил Галимҗанов иде. Ул армия сафларында матрос булып хезмәт иткән чорда үзлегеннән степ бию ысулын үзләштергән һәм Саба якларына әйләнеп кайткач шушы ысул белән “Альбатрос” биюен салган,сәнхәдә чыгышлар ясаган. Әлеге чыгыш килгән кунакларга видео язма аша күрсәтелде. Өстәл артында утырган һәрбер кеше Камил абыйның биюен күреп сокландылар һәм үз фикерләре белән бүлештеләр. Кичәне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйп кызы алып барды. Түгәрәк өстәлдә Саба районы сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннур улы, Саба районы сәнгать мәктәбе хореографы Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы, Саба район мәдәният йорты хореографы Зарипова Айсылу Наил кызы, “Нәүрүз” һәм “Гөлбакча” ансабле җитәкчесе Габделхаков Газинур Галиәскәр улы катнаштылар.
13 гыйнвар көнне татар халкының моңлы сандугачы, йөзләгән җырлар авторы, шагыйрә, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 яшь тулган булыр иде (1928-2005). Шул уңайдан 11 гыйнвар көнне район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә “Үз илемдә” дип исемләнгән шигырь һәм җыр кичәсе үткәрелде. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, «Халкыбызның моңлы шагыйрәсе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Кичә барышында “Сөембикәлеләр” Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен укыдылар, иң танылган җырларын («Үз илемдә”, “Керкәле таулары”, “Туган авылым урамы”, “Кояш гомере”, “Мин бит кара карлыгач” һ.б.) җырладылар.
Яшүсмерләр белән “Гомер ул бер генә бирелә” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Очрашуга авылыбызның имамы Инсаф Галимҗанов килде. Яшүсмерләргә әдәп- әхлак тәрбиясе, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту һәм начар гадәтләргә тартылмыйча, дөрес яшәү рәвеше алып бару турында сөйләде. Сорауларга җаваплар бирде.
Саба районы кунаклары һәм халкы өчен бәйрәм көннәрендә туристик маршрутлар буенча экскурсияләр оештырылды. Чарада катнашучылар районның тарихы һәм истәлекле урыннары турында күп кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар.Төрле оешмалар тарафыннан кардан ясалган сыннарны карадылар, тау шудылар. Шулай ук программага "Таң"кафесында төшке аш та кертелгән иде, тәмле ризыклардан авыз иткәч, “Ямьле Саба”яр буенда кышкы табигатьне күзәттеләр. Соңыннан үзәк чыршы янында Яңа ел тамашасында катнаштылар һәм Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар. Шулай ук Саба районы музейларында булдылар, күп төрле экспонатларны күрделәр. Көн бик кызыклы, файдалы үтте.
5 гыйнварда район китапханәсендә күренекле Халык шагыйре Илдар Юзеевның 90 еллык юбилее уңаеннан “Кыр казлары артыннан”китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Илдар Юзеев иҗат юлын журналистика өлкәсендә башлый. 1954-1966 елларда ул " Ялкын» балалар журналының җаваплы секретаре ; 1966-1967 елларда «Чаян» журналының әдәби хезмәткәре, 1967-1971 елларда Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты булып эшли. И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.
5нче гыйнвар көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы үзәк мәйданда балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды.