Тиздән балаларның көтеп алган зур бәйрәме якынлаша. Ул Яңа ел бәйрәме. Балалар Кыш бабайдан бүләкләр, күчтәнәчләр көтә, өйләргә бәйрәм рухы кертү өчен матур итеп өйне бизиләр. Өй түрендә утыручы , бәйрәмнең төп бизәге булган чыршыда җемелдәп янучы утлар янәшәсендә кулдан ясалган уенчыклар булу бик матур күренеш. Балаларга кар бөртекләре ясарга өйрәтү максатыннан 23 декабрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Яңа ел уенчыгы” дип исемләнгән конкурс уздырылды. Балалар белән кар бөртекләре ясадык, эш барышында китаплардан әкиятләр, хикәяәр тыңладылар. Ясаган кар бөртекләре чыршыга эленде.
Яңа Мичән авыл китапханәсе авыл мәчетендә әчеттә укучылар белән Бөек Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүенә 1100 ел тулу уңаеннан, “Ислам - яшәү рәвешебез” дигән мәгълүмәт сәгате үткәрде. Үткәрелгән чарада Мостафина Фәрдия апа гарәп хәрефләренең язылышын өйрәтте. Китапханәче “ Иман нуры” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.Чара Мостафина Фәрдия апаның вәгазь сөйләве белән тәмамланды.
22 декабрь көнне Саба аграр көллияте студентлары өчен Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары иҗат концерт тәкъдим итте.
2022 елның 21 декабрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты һәм ата-аналар җыелышы узды.
Искиткеч яңа ел традициясенең кул эшләрен һөнәрләрен булдыру. Бу эшчәнлек балалар өчен генә түгел, ә олыларга да бик күңелле . Иң танылган Яңа ел уенчыгы -кар бөртеге . Кар бөртеге — Яңа ел өчен иң бәйрәм бизәлеше. Ак кәгазьдән кар бөртеге — арзан һәм киемле Раштуа бизәлеше. Һәрберебез мәктәптә хезмәт дәресләрендә аларны нинди рәхәтлек белән кисүләрен хәтерлидер . Һәр укучының хәзер кире кайту һәм иң матур һәм иң оригиналь «кар матурлыгы»ясау мөмкинлеге бар! Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире 3 нче сыйныф укучылары өчен кар бөртекләре ясау буенча мастер – класс үткәрде. Чараның максаты: кәгазьдән кар бөртекләрен кисәргә өйрәтү, 6 һәм 8 нур кар бөртекләрен кисү техникасы белән таныштыру, кайчы белән эшли белү, иҗат сәләте, хыял, фантазия, эстетик тәм үстерү, хезмәт сөючәнлек, сабырлык, пөхтәлек тәрбияләү, башланган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга рәхәтләнеп эшләргә теләк тәрбияләү. Чараларны « Эдэби алан» проекты буенча эш белән дәвам иттеләр, анда дәфтәрләрдә биремнәрнең җавапларын яздырдылар .Мастер-классның барлык катнашучылары да зур ләззәт, шатлык һәм Яңа Ел кәефе алдылар!
20 декабрь көнне Оет авыл китапханәсе мөдире милли китапханәдә,
" Моя история - мой Татарстан " Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Китап укучы Хөсәинова Зилә Искәндәр кызы "Аларның батырлыгы үлемсез"номинациясендә җиңү яулап, ll дәрәҗә диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.
Саба урман хуҗалыгы музеенда хәрби операциядә катнашучы солдатларның балалары өчен «Яхшылык бүләк ит!» дип исемләнгән чара оештырылды. Чараны Саба туган якны өйрәнү музее һәм Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре авыр тормышшартларына эләккән балаларның дөньясын бераз гына булса да күңелле итү, җылы хисләр бүләк итү максатыннан оештырдылар.Чарада катнашучылар бик теләп агач эшләнмәләрне төрле матур төсләргә буядылар.Балаларга Лесхоз бистәсе сувенир цехы турында сөйләнелде, шулай ук агач эшләнмәләрне буяу ысуллары турында белделәр. Аннары катнашуылар өчен Яңа ел викторинасы үткәрелде. Чара вакытында Яңа елның барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат тупладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Кичә табын артында тәмле ризыклар белән чәй эчеп тәмамланды.
2022 елның 16 декабрендә "Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" актлар залында укытучылар Газизова Г.Р., Галиева Э. Р., тарафыннан "гипстан кул эшләре һәм сувенир композицияләр ясау"дип аталган мастер - класс булып узды.
2022 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министры И.Х. Әюпова белән Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүче, талантлы балалар һәм яшьләр, министрлык стипендиатлары һәм яшь белгечләрнең Казан Кремленең кабул итү бинасында тантаналы очрашуы узды.
13 декабрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбендә, хореография бүлегендә Гарипова Г. М. сыйныфында, 5 нче сыйныф укучылары классик , халык һәм заманча бию фәннәре буенча чыгарылыш имтиханын тапшырдылар