Россия Федерациясе Конституциясе – илнең төп норматив хокукый акты. Ул 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде. Конституция Яңа Дәүләт төзелешен билгели. Ил башына – Президентка – кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау, Россия Федерациясенең суверенитетын, бәйсезлеген һәм дәүләт бөтенлеген саклау, дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бурычлары йөкләнде. Россия Федерациясе Конституциясе иң югары юридик көчкә ия, ул илнең бөтен территориясендә кулланыла. Кабул ителгән хокукый актлар Конституциягә каршы килергә тиеш түгел. Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре бу көн уңаеннан, “Минем илем- Россия”- дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Шул уңайдан Саба үзәкләштерелгән музейлар системасында да күп чаралар булып узды. Аерым игътибарга мохтаҗ булган шәхесләр белән музей экспозицияләре буенча экскурсияләр үткәрелде, шулай ук агач эшләнмәләренә бизәк төшерү буенча мастер-класслар үткәрелде.
25 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Рязань шәһәрендә читтән торып «Творческая мозаика» I нче Бөтенроссия иҗат һәм сәнгать фестивале узды. Бу бәйгедә Саба балалар сәнгать мәктәбеннән музыка, хореография, вокал һәм сәнгать бүлекчәләре укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Район музеена“Саба туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышына имам хатыйб Алмаз хәзрәт Галимҗанов чакырылды. Ул катнашучыларга хәзерге вакытта татар-мөселманнарының Россия дәүләте тормышында мөһим роль уйнавын, мөселманнар арасында Россия һәм дөнья күләмендә танылган мәдәният, фән, сәнгать эшлеклеләре турында сөйләде. Шулай ук диннең кеше тормышына тәэсире, дөрес яшәү кануннары турында тәфсилләп сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлеге чарага күренекле тарихчы, туган як тарихын өйрәнүдә зур тырышлык күрсәтүче шәхес Сафин Ильдар Фатхуллович та катнашты, ул Саба районнында беренче мәчетләр ачылышы турында язылган мөһим документлар белән таныштырды.
3 декабрь конне Казан шэхэрендэ "Прорыв" исемле VII Республика фестиваль-конкурсы узды.
Сатыш авылы мәдрәсә музее һәм Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләр агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада Тимершык урта мәктәбенең6 һәм 8 сыйныф укучылары катнашты.Шулай ук укучыларга Лесхоз бистәсендә урнашкан сувенир цехы эшләнмәләре турында сөйләнелде, алар зур кызыксыну белән бизәкләрне карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысулларын өйрәнделәр. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.
2022 елның 22 ноябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә Газизова Г. Р. Һәм Галиева Э. Р. җитәкчелегендә Әниләр көненә багышланган мастер-класс үткәрелде.
Ислам - дөньядагы иң массакүләм диннәрнең берсе. Планетада барлыгы 1,8 млрд. тирәсе халык ислам динен тотучы буларак исәпләнә. Өстәвенә, мөселманнар саны, ислам дине тарафдарлары саны елдан ел арта. Шул исәптән, Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре кеше тормышында диннең мөһим роль уйнавын истә тотып, «Ислам һәм аның традицияләре»дигән темага танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар ислам диненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук изге «Коръән»китабы турында тулырак мәгълүмат тупладылар. Балалар зур кызыксыну белән дөньяның төрле шәһәрләрендә урнашкан мәчет биналары күренешләрен карадылар.
2022 елның 20 ноябрендә Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында яшь талантлар республика конкурсы йомгаклары буенча Гала-концерт узды, анда 5000гә якын кеше катнашты.
20 ноябрьдә Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә «Татарстан Талантлар Республикасы» конкурсы узды.