ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2022 ел
шимбә

2022 елның 19 ноябрендә Йошкар-Ола шәһәрендә I төбәкара балалар үзешчән иҗат «Чулпан» конкурсы узды,

Тэги: Мәдәният бүлеге

16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

   Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен “Могҗизалы рәсем” дип исемләнгән агач эшләнмәләре буяу буенча мастер-класс үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 15 ноябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә баян сыйныфы укучылары өчен «Саба районының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» дигән иҗади әңгәмә-викторина үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

13 ноябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Авылым тарихы эзләреннән” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чарада “Туган якны өйрәнүчеләр” клубының эшчәнлегенә анализ ясалды. Очрашуда катнашучы авылыбызның өлкән мөхтәрәм кешесе, үткән тарихи кызыклы вакыйгаларны газета битләрендә яктырып баручы Шакиров Габделәхәт абый, авыл тарихын барлауга зур өлеш кертүче Багабиев Альберт абый белән Рузилә апа да үз фикерләрен җиткерделәр. Чарада үзәклештерелгән музейлар системасы җитәкчесе Саитова Венера Равил кызы да катнашып берләшмәнең эшен уңай бәяләде, изге теләкләрен җиткерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11 һәм 12 ноябрь көннәрендә Лаеш районының Троицкий бистәсендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI республика яшьләр музыка-шигъри фестивале узды .

Тэги: Мәдәният бүлеге

10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендщге лицееның 5нче сыйныф укучылары булып китте. Алар өчен Лесхоз бистәсенең туристик маршруты буенча экскурсия үткәрелде, ә чараның кульминациясе булып матрешка һәм солдат буявы буенча мастер - класс булып үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген, 2022 елның 9 ноябрендә «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» сәнгать бүлегендә 1 нче сыйныф укучылары һәм Газизова Гүзәл Равил кызы белән “Прикладная композиция” фәне буенча “Татар халык орнаменты мотивлары буенча аппликация” темасына ачык дәрес үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 26 октябрендә, конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды, анда “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” укучылары бүләкләнде. Укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбендә укытучылар советы утырышы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы оркестры- «Новоуральские фанфары-2022"конкурсы җиңүчеләре.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International