"Созвездие-Йолдызлык “фестиваль хәрәкәте театрын ачу уңаеннан видеокотлаулар төшерелде”
Җәй – ул елның бик матур, эссе чоры, ул – елга, кояш һәм өч ай каникул. Җәй – ул иҗат, фантазияләр, барлык шәхси һәм массакүләм эш формаларын активлаштыру чоры. 5 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Әй, җәй!» дип исемләнгән конкурс ёщм таныпбелү программасы үткәрелде. Иң элек китапханәче "Без сезгә китаплар аша җәйге җылылык телибез!» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларга җәй турында китаплар тәкъдим итте. Барысы бергә шигырьләр укыдылар, җәйге викторина сорауларына җавап бирделәр, җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр. Соңыннан балалар асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар. Үз рәсемнәрендә алар җәйге буяуларның матурлыгын тасвирладылар. Һәр рәсем үзенчә кызыклы, үзенчәлекле иде. Конкурс ахырында барысы да истәлекле бүләкләр алдылар.
30 июль көнне Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсендә «Джуманджи» исеме астында квест-уены үткәрелде. Уен яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, фикерләүне, игътибарны активлаштыру, серлелек, бердәмлек хисен булдыру максатыннан оештырылды.
Уен вакытында катнашучылар барысына да уңай эмоцияләр тупладылар һәм актив рәвештә “Джуманджи” уены дөньясына чумдылар , чөнки яхшы уеннан да мавыктыргычрак нәрсә булырга мөмкин?
Хәзерге тормыш хәрәкәткә һәм темпка бай, шуңа күрә урам һәрвакыт көтелмәгән хәлләр белән тулы. Җәйге каникулларда балалар актив, алар кызыксынучан, бер урында тору авыр. Әмма урамда балаларга, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарына әверелмәсен өчен, бик сак булырга кирәк. Район балалар китапханәсе "җәйге уку залы" кысаларында балалар өчен "минем дусларым - юл билгеләре"дип исемләнгән мәгълүмати - танып-белү сәгате үткәрде. Әлеге чарада "Юл Хәрәкәте Иминлеге" нең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягъфарова Г.Н. катнашты. Гүзәл Назыйф кызы балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде һәм аларны үтәү кирәклегенә игътибар итте. Китапханәче Гарипова А.М. китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, һәм шул тема буенча асфальтта рәсем конкурсы оештырды.
Шахмат көнен бөтен дөньяда 20 июльдә һәр җәй саен билгеләп үтәләр. Әлеге Дата Халыкара шахмат федерациясенә (ФИДЕ) нигез салынган көн хөрмәтенә сайланган..
20 июль көнне Шекше авыл китапханәчесе Халыкара шахмат көненә багышланган «Ат белән йөреш» дип исемләнгән чара үткәрде. Катнашучылар шахмат тарихы һәм шахмат фигуралары белән таныштылар, әлеге мавыктыргыч уенның кагыйдәләрен белделәр, спорт турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Аннан соң шахмат турниры үткәрелде. Шулай ук, катнашучылар игътибарына «Спорт әлифбасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Пүкәл авыл китапханәсе клуб белән берлектә " Ат белән йөреш " дип исемләнгән шахмат турниры оештырдылар. Китапханәче балаларга Халыкара шахмат көне турында сөйләде, әлеге борынгы уен тарихыннан бик күп кызыклы фактлар китерде, шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Хәзерге вакытта китапханәнең яшьләр белән эшләве яңа алымнар таләп итә.
Яшьләр еш кына китапханә — ул күңелсез урын, үткәндәге кичерешләр дип уйлый. Әмма Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе бу карар белән бердә килешми. Китапханә ул вакытны файдалы күңелле үткәрергә мөмкин булган урыннарның берсе. Шул максат белән китапханәчеләр, яшьләр өчен мәхәббәт хештегы астында «Biblio pati» әдәби-музыкаль кичә оештырдылар.
Кичә тренинг формасында узган мавыктыргыч танышу белән башланып китте. Анда барлык катнашучылар да үзләре белән таныштырдылар, аннары үзләренә пар сайлап, журналист һөнәре нигезләрен белән таныштылар. Кичәнең үзенчәлеге чакырылган кунаклар иде, Альберт Галимуллин һәм Гүзәл Шәфигуллина. Алар үзләренең җырлары белән кичәне тагында бизәп җибәрделәр.
Әдәби кичәнең темасы итеп “Мәхәббәт” темасы сайланды һәм бу очраклы гына түгел, чөнки мәхәббәт безне гомеребез буе озата бара һәм кызыксындыра.
Яшьләр бу темага бик теләп фикер алыштылар. Әңгәмә барышында мәхәббәт нәрсә ул, беренче мәхәббәт ничә яшьтә була, чын мәхәббәт бармы кебек сорауларга җаваплар эзләнде. Ә Гөлүсә Шаһбанның мәхәббәт темасына язылган шигырьләрен яшьләр уку, алып баручыларда зур куаныч уятты.
Кичә ахырында барлык кунаклар һәм укучылар үз куллары белән “Нәрсә ул мәхәббәт?” дигән сорауга җавап яздылар һәм истәлекле газетаны бизәделәр.
Кичә бик күп шатлыклы, җылы хисләр уятты. Шулай ук яшьләр, китапханәдә күрергә теләгән үзенчәлекле уй-фикерләре, үзләренең креатив идеяләры белән уртаклаштылар.
Барлык кунаклар яхшы кәеф белән һәм мондый кичәләрне ешрак уздырырга кирәк дигән теләкләр белән таралыштылар.