ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2020 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбеннән Хөснетдинова Динара - «Summertime» халыкара сәнгать конкурсының II дәрәҗә лауреаты .

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

29 июнь көнне Олы Шыңар китапханәчәсе, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Әй, авылым син, Шыңарым – син!» дигән исем астында туристик маршрут оештырды.
1 маршрут-ул иске бина-икенче төрле әйткәндә «Тимерче өе».  Монда балалар  эш кораллары белән таныштылар. Бу һөнәрнең авырлыгы һәм анын кирәклеге турында сөйләшенде. 2 маршрут-Ленин урамы. Балалар белән Ленин турында, аның кем икәнен искә алынды. Аннары авылның алдынгы механизаторы Хафизуллин Айтуган абый  белән очрашу уздырылды. Айтуган абый ачык йөз белән каршы алып, үзе турында, нинди эш башкарганын һәм шушы хезмәте өчен атказанган механизатор исеме бирелүе турында сөйләде. Үзенең яхшы,төпле киңәшләрен биреп, балаларга хезмәт сөяргә, туган якны яратырга һәм үз авылың белән горурланырга кирәклеге турында искәртеп узды. 3 маршрут- шулай ук бик кызыклы һәм мавыктыргыч  булды. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Ленин ордены белән бүләкләнгән, Олы Шыңар утра мәктәбе дә әлеге шәхеснең исемен йөртә.Сүзебез Ахунҗанов Әсгать Ахунҗан улы турында. Балалар белән Әсгать абыйның төп нигезенә сәяхәт ясалды, аның тормыш юлы, казанышлары турында сөйләнде.Бүгенге туристик маршруттан  балалар үзләренә бик күп яңа мәгълүмат тупладылар, авылыбыз тарихы, шәхесләре белән таныштылар.
Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире  “Ямьле Саба” проекты кысаларында  Олы Кибәче авылы тарихына һәм аның тырыш халкы белән таныштыруга багышланган «Җырлыйм туган якта,сөйлим сезнең хакта» Ф.Энгельс урамын буенча экскурсия уздырды. Балаларга авыл һәм аның килеп чыгышы, тырыш хезмәт кешеләре хакында,биналары хакында бәян итте.  Маршрут Авыл капкасы яныннан башланып китеп, мәктәп,клуб,балалар бакчасы,китапханә, авыл җирлеге биналарында булып, алар хакында мәгълүмат бирелде, һәйкәлләр белән таныштырылды. Авылның уңган-булган фермерлары һәм аларның эшчәнлеге белән танышу белән турисик маршрут тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
июнь, 2020 ел
шимбә

ТАССРның 100 еллык юбилеена, Әбрар Каримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсендә "Минем Татарстан" дигән китап күргәзмәсе төзелде .

Күргәзмә Татарстан җирендә яшәүче халыкларның тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыра. Күргәзмәдә тарихка, җөмһүриятебезнең мәдәни мирасына, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә багышланган китаплар урын алды. Алар арасында «Серле Казан», «Этнография татарского народа», «Казан», Д.Р. Шәрәфетдинов «Сабан туе», «Татарстан из века в век», Л.А. Харисова «Ватаным Татарстан», С. Алишев «Всё об истории Казани» кебек китаплары.

Бу күргәзмәнең тагын бер үзенчәлеге шунда, һәр теләгән китап укучы китаплар белән танышу белән беррәттән Татарстаныбыз тарихына кагылышлы викторина сорауларына җавап таба алуы. Сораулар китапларга беркетелде, һәм җавапларны шул китаплардан табарга мөмкин иде. Бу укучыларны бик кызыксындырды

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
июнь, 2020 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары каникулны бик актив һәм файдалы үткәрәләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Нырты авыл китапханәсе ТАССР  оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында « ТАССР үткәне һәм бүгенгесе»дип исемләнгән стенд һәм китап күргәзмәсе оештырды,аңа  күзәтү ясады. Күргәзмәдә китапханәче балаларны ТАССРның борынгы заманнардан бүгенге көннәргә кадәр булган юлын яктырткан әдәбият белән таныштырды. Шулай ук халкыбызның мәдәнияте, көнкүреше һәм сәнгате турында материаллар тәкъдим ителде. Күргәзмәдән В .В. Маяковскийның «Мин Советлар Союзы гражданины» дигән китабын кычкырып  укыдылар.  Чараны табигатьтә ТАССР турында презентация карау белән дәвам иттеләр.
Яңа Мичән авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Моя Республика-Мой Татарстан” дигән танып белү сәгате үткәрде. Үткәрелгән мероприятиядә китапханәче ТАССРның барлыкка килү тарихын , традицияләре, бәйрәмнәре турында сөйләде. Төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Бөек Ватан сугышы елларында – Татарстан” дигән исем астында тарих сәгате уздырдылар.Укучыларга “Үткәнәрдә тарих эзе”дигән исем астында күргәзмә тәкъдим ителде.Катнашучылар җиңү яулап алуда ватандашларыбызның, авылдашларыбызның зур көче керүен аңладылар, сорауларга тулы җаваплар алдылар.Чара ахырында укучылар илебезнең сугышларсыз тыныч яшәүен теләп ак күгәрченнәр ясап “Тынычлык күгәрчене” акциясенә кушылдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

24 июнь көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе, мәдәният бүлеге белән берлектә оештырылган "Ямьле Саба" проекты үз эшен башлап җибәрде. Проектның төп максаты-Саба районы халкының игътибарын туган як тарихына җәлеп итү. Проектның беренче маршруты район мәдәният объектлары буенча төзелде. Маршрут барышында балалар район китапханәсендә, музейда, сәнгать мәктәбендә, мәчеттә һәм мәдәният йортында булдылар. Балалар әлеге объектларның барлыкка килү тарихы белән танышып, төрле мастер – классларда катнаштылар. Туристик маршрут ахырында балаларны зур сюрприз көтә иде: алар театр актерлары роленә кереп, "Шалкан"спектакле куелышында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Халыкара Олимпия көне - һәр ел 23 июнь көнне билгеләп үтелә торган бәйрәм. Чараның максаты - бөтен дөньяда спортны пропагандалау һәм яшенә,  җенесенә яки спорт осталыгына һәм сәләтенә карамастан, барлык теләүчеләрне спорт хәрәкәтендә катнаштыру. Әлеге көн Халыкара Олимпия Комитеты карары буенча билгеләнә.
Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе "Без булачак чемпионнар" дип аталган әңгәмә -уен үткәрде. Чара балалар белән ачык һавада үтте. Китапханәчеләр спорт төрләре, Олимпия хәрәкәтенең торгызылуы турында сөйләштеләр һәм, әлбәттә, балаларны уеннар белән күңел ачтырдылар. Балалар күп төрле  хисләр алдылар, үзләре өчен күп нәрсә белделәр, ахырда актив катнашулары өчен барысы да кечкенә бүләкләргә ия булдылар
 Шушы көн уңаеннан, Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Дус, кыю һәм оптимизм белән сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дип исемләнгән мәгълүмати уен программасы үткәрделәр. Чара башында китапханәче балаларны «Спорт энциклопедиясе» китабы белән таныштырды, аннан балалар төрле спорт төрләре барлыкка килү тарихы турында белделәр. Китапханәче сөйләгәннән соң балалар гимнастик снарядлар белән шөгыльләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

19
июнь, 2020 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «SFORZANDO» Халыкара музыка премиясе» конкурсы призерлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12
июнь, 2020 ел
җомга

Балалар сәнгать мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү эше.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары  пленэрга чыкты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International