ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

9 июнь көнне Шекше мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе балалар өчен Халыкара  дуслар көненә багышланган ачык һавада «Бергә күңелле уйнарга» дип исемләнгән уен программасы оештырды. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туп белән төрле уеннар уйнадылар. Чара ахырында балаларга баллы бүләк тапшырылды. 

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

9 нчы июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар мәйданчыгында Халыкара дуслар көненә багышланган- "Дуслар арасында ничек яхшы"-диеп исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-  бер-берең белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, тормышта дуслык сүзенең нинди зур мәгънәгә ия булуына төшендерү, дуслык кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту иде. Чара барышында балалар бәйрәм белән таныштылар, "Тугры дус" викторина сорауларына җавап бирделәр, дуслык турында мәкаль әйтештеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Ике минут эчендә-кәгазь битенә ясалган бер әкият героеның  икенче парын табарга тиеш иделәр. Ахырдан балалар татлы ризыклар белән сыйландылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 

9 нчы июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ачык һавада балалар белән “Бергә күңелле”-диеп исемләнгән күңелле уеннар үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

6
июнь, 2020 ел
шимбә

6 июнь көнне Сүлә авыл клубы мөдире бөек рус язучысы А.С. Пушкинның туган көне уңаеннан "Яраткан Пушкинның герое"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.Балалар бик теләп әкиятләрдән рәсемнәр ясадылар, шулай ук язучының китаплары һәм биографиясе белән таныштылар.Пушкин әкиятләре турында викторина үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

6 июнь рус теле көне. Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән "Без Пушкинны укыйбыз" акциясен оештырдылар. Катнашучылар Пушкин, Ган Христиан Андерсен, Чехов, Толстой язучыларының әсәрләрен укыдылар.Чара табигать кочагында үтте

Тэги: Мәдәният бүлеге

5
июнь, 2020 ел
җомга

5 июнь көнне Сүлә авыл клубы мөдире Курсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә асфальтта "Минем хыялым" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары-Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары призерлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына  таныклыклар тапшыру тантанасы.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
май, 2020 ел
җомга

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тематик онлайн-дәресләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

22
май, 2020 ел
җомга

Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган дистанцион мастер-класслар үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International