21 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә 1 сыйныф укучыларын музыкантларга багышлау бәйрәме үткәрелде.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы белән иҗади очрашуда чыгыш ясадылар.
10 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. Арча муниципаль районының “Укучылары сарае” каршында эшләп килүче “Сөембикә гөлләре” хореография коллективы өчен “Татар этник группаларының традицион бию сәнгате” темасына мастер-класс үткәрде.
Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Ямьле Саба"яр буе паркына экскурсиягә бардылар.
2019 елның 25 сентябрендә, "Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә",музыка бүлегенең баян сыйныфы буенча «Беренче сыйныф укучысы көне» дип исемләнгән традицион концерт-әңгәмәсе узды.
21 сентябрь көнне, Шәмәрдән сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы оркестры (җит.Фатхуллин А.А.), Казан кадет мәктәбе укучыларының ант кабул итүгә багышланган чарасында чыгыш ясады.
21 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең«Асылташ» бию коллективы (җитәкчесе Гарипова Г.М.) волейбол буенча «ТР Волейбол федерациясе Президенты Кубогы» ярышларын ачу тантанасында катнашты.
Керәнне авылы клубында 15 сентябрь көнне "Эх,тәмле бәрәңге" дип исемләнгән бәрәңге бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмдә бәрәңгедән эшләнмәләр, иң үзенчәлекле бәрәңгеләр, бәрәңгедән пешерелгән ризыклардан күргәзмәләр оештырылды. Бәйрәм бәрәңге турында шигырь,җырлар ,күңелле уеннар, концерт программасы,җыр- бию,уен-көлке белән үрелеп алып барылды.Авылның олысы - кечесе казан асып пешерелгән итле бәрәңге шулпасы,учакта тәгәрәткән бәрәңгедән авыз итте.
12 нче сентябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын чагылдырган мастер-класс үткәрелде.
29 август көнне "Газпром Трансгаз Казан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә "Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә"багышланган бәйрәм чарасында "Экспромт" бию коллективы катнашты.