23-24 август көннәрендә “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең” тынлы оркестр бүлегендә укучы балалар, укытучы - дирижер Фәтхуллин А.А. җитәкчелегендә Мәскәү шәһәрендә үткән «Спасская башня детям» дигән Халыкара хәрби-музыкаль фестивалендә катнаштылар.
25 июль көнне Юсып-Алан клубы мөдире һәм Юлбат китапханәсе хезмәткәре, Калатау һәм Йосыф-Алан халкы белән Калатау болында «челтерәп ага чишмәбез!». Бу бәйрәм халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау максатыннан үткәрелде. Бәйрәмдә халык җырлары, милли уеннар яңгырады.
14 июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Әлеге чарада 4 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар катнашты. Балалар кояш, салават күпере, чәчәкләр ясадылар һәм үзләренең рәсемнәрендә җәйге буяулар матурлыгын тапшырдылар. Бу шөгыль балалар өчен күпме шатлык китерә!
2 июнь көнне Казан шәһәренең Татар дәүләт филармониясендә "Искорка" "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ хезмәткәрләре балалары арасында үзешчән сәнгать фестивале узды. Бу фестивальгә ел саен Татарстан Газпромының барлык бүлекчәләреннән дә катнашучылар җыела. Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия җитештерү идарәсе бүлекчәсе исеменнән Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Нуриева Наилә (укытучысы Харрасова Лилия Альберт кызы) катнашты һәм III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
1 июнь балаларны яклау көне уңаеннан, Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханэ белән берлектә, “Милэшкэй” балалар бакчасына йоруче балалар очен “ Бәхетле балачак” дип исемләнгән балалар Сабантуе үткәрделәр.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган «пионер балачагын искә төшереп " акциясе үткәрделәр»
2019 елның 14 апрелендә КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы ачылды. Быел унтугызынчы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале, Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 25 ел тулуга, багышланган. Суперфиналда Татарстанның 43 муниципаль районыннан һәм 2 шәһәр округыннан 5,5 мең кеше катнашачак. Алар арасында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә һәм Шәмәрдән филиалында укучы яшь артистлары да бар иде. Саба муниципаль районын, төрле номинацияләрдә 100дән артык катнашучы тәкъдим итә.
2019 елның 24 нче март көннендә, Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының А. А. Фәтхуллин җитәкчелегендәге укучылар тынлы оркестры, Балашиха шәһәренең «2 нче номерлы балалр тынлы музыка мәктәбе» ндә узган Тынлы уен коралларында башкаручылар ачык Мәскәү өлкәсе конкурсында.
16 нчы 18 нче март көнендә Кукмара район мәдәният йортында “Созвездие - Йолдызлык - 2019” Ачык Республика күләм эстрада сәнгатенең телевизион яшьләр фестивале зона ярышлары узды. Өч көн дәвамында 7 районнан Кукмара, Теләче, Саба, Балтач, Арча, Әтнә, Биектау талантлы балалары узләренең сәләтләрен курсәтте.