ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Игелек атнасы кысаларында 2019 елның 13 мартында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г.Р. һәм Галиева Э.Р. «Саба муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында булдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3
март, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 2-3 мартында Яшел Үзән шәһәрендә «Иҗат территориясе» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2
март, 2019 ел
шимбә

1 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тарафыннан 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан ата-аналар өчен “Мужество,красота и любовь” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24
февраль, 2019 ел
якшәмбе

23 һәм 24 февраль көннәрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисткасы, Г. Тукай премиясе Лауреаты, КазГИК завакалистларының профессоры Ганиева Винера Әхәт кызының, VI Халыкара «Сандугач-Соловей» вокалистлары конкурсы узды. Конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы вокал бүлеге укучылары (укытучылары Харрасова Лилия Альберт кызы) катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16
февраль, 2019 ел
шимбә

2019 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә «Вдохновение» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

24 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең спорт залында хезмәт коллективлары арасында мини-футбол буенча Саба районы Чемпионаты булып узды.

Уенда Яшен һәм мәдәният командалары очрашты, мәдәният командасы 4-2 исәбе белән җиңүгә иреште. 

Мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдә генә түгел, спорт залында да югарыга үрәләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15.01.19-19.00 сәг.тә Урта Нырты авыл клубында балалар өчен Искечә Яңа елны каршылау кичәсе үтте. Мероприятие төрле күңелле уеннар , ярышлар,җыр-биюләр белэн үрелеп барды.Бәйрәмдә беркем дә бүләксез калмады,барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар

Тэги: Мәдәният бүлеге

8
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Кыш ул табигатьнең иң матур вакыты. Балаларның кышкы каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, 7 январь көнне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре” Кышкы мавыгу” – дигән тема астында саф һавада төрле уеннар оештырдылар. Кардан ясалган сыннарны карап, алар белән гозурландылар. Кышкы каникулда алган тәэсирләр балаларның күңелләрендә озак сакланыр!

Тэги: Мәдәният бүлеге

7 январь көнне Мишәбаш мәдәният йортында яшүсмерләр өчен "Күңелле кич" дигән уеннар оештырылды. Яшьләр хәрәкәтле һәм кызыклы уеннарда теләп катнаштылар. Вакытларын күңелле уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

7 гыйнвар көнне Кырбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ишегалдыннан ишегалларына йөреп, күңелле җырлар, тезмәләр җырладылар,  шулай ук йорт хуҗаларына Раштуа турында шигырьләр сөйләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International