22 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казан шәһәренең «Яңа буын талантлары» Бөтенроссия музыка сәнгате фестивалендә катнаштылар.
23 ноябрь көнне, район мәдәният йортында,Әниләр көне уңаеннан, район мәдәният йортының «Балкыш» халык театры куелышында Н.Гаетбайның «Авылга кызлар килде» спектакленең премьерасы булды.
12-15 ноябрь көннәрендә, сәнгать мәктәбендә, халык рәссамы И.К.Зарипов иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе үтә.
8 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә укытучы һәм концертмейстер, халыкара, бөтенроссия һәм республика бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты Чулпан Фаил кызы Маликованың сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә әзерләнгән концерты булып узды.
«Саба балалар сәнгать мәктәбенең» рәсем бүлеге укытучылары «Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019» конкурсында финалга үттеләр.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар берләшмәсе” халык-ара балалар һәм яшьләр иҗатына багышланган фестиваль-конкурсында катнаштылар.
23 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре өчен «Уен технологиясе -балалар эшчәнлегендә алдынгы технология» һәм «Татар этник төркемнәренең традицион бию сәнгате" дигән темалар буенча мастер-класслар үткәрелде.
21 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә 1 сыйныф укучыларын музыкантларга багышлау бәйрәме үткәрелде.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы белән иҗади очрашуда чыгыш ясадылар.
10 октябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З. Арча муниципаль районының “Укучылары сарае” каршында эшләп килүче “Сөембикә гөлләре” хореография коллективы өчен “Татар этник группаларының традицион бию сәнгате” темасына мастер-класс үткәрде.