4 ноябрь – Россядә халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә “Вместе мы едины” дигән тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы, илебезнең бәйсезлеге өчен көрәш каһарманнары белән таныштырды. Чара барышында балалар Россия бердәм булганда гына көчле икәнлегенә төшенделәр.
Килдебәк авыл китапханәчесе балаларны экскурсиягә, китапханәгә чакырды. Балалар китаплар белән ничек эш итәргә кирәклеген, аларның ничек төзелүен белделәр. Матур итеп бизәлгән китап күргәзмәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук балаларга китапларны ничек дөрес сайларга кирәклеге турында аңлатылды. Балалар китапханәдә китапларның нинди принцип буенча урнаштырылуы, китап стеллажында һәр китапның үз урыны булуын, китап укырга теләгән һәр кеше аны мөстәкыйль таба алсын өчен ул кайда сакланырга тиешлеге турында белделәр.
Иштуган мәдәният йорты белгечләре китапханә белән берлектә «Сәламәт булмаган энергия, яки энергетик эчемлекләр нәрсәсе белән куркыныч» дигән әңгәмә-викторина үткәрделәр. Бүген еш кына «могҗизалы» эчемлекләр турында ишетергә була, алар җиңеллек, күтәренкелек һәм көч ташкыны хисе бирә. Сүз энергетик эчемлекләр турында бара. Әмма аларны куллану, бигрәк тә яшь организм өчен, шулкадәр куркынычсызмы? Бу хакта без балалар белән «Сәламәт булмаган энергия, яки энергетик эчемлекләр нәрсәсе белән куркыныч» әңгәмәсендә ачыкларга тырышып карадык. Викторина барышында егетләргә «энергетикларда» бернинди тылсым көче юк, һәм алар яшь организмга зыян китерә, ә инде теркәлгән аерым очракларда үлемгә китерә, дип аңлаттылар. Энергияле эчемлекләр алкогольле эчемлекләрне куллануны арттыруга этәргеч бирә. Әңгәмә барышында сәламәтлекне балачактан ук сакларга кирәклегенә аерым басым ясалды.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Район китапханәсендә, китап укучылар белән, «Без бердәм, без дус!» дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Китапханәче Халыклар бердәмлеге көненең ничек барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте турында сөйләнде. Әңгәмә барышында китап укучылар безнең илнең нинди зур булуын һәм анда нинди халыклар яшәвен белделәр.
Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Мин-матур кыстыргыч» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Бу чарада катнашучылар кәгазьдән матур китап кыстыргычлары ясарга өйрәнделәр.
Катнашучылар кулы белән ясалган һәр кыстыргыч аларның индивидуальлеген һәм иҗади сәләтләрен чагылдырды. Барлык эшләр дә уникаль һәм үзенчә матур килеп чыкты. Мастер-класс яңа күнекмәләр генә биреп калмады, яхшы кәеф тә тудырды.
Явлаштау китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сәламәт булу- бәхет!» дигән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Чарада сәламәт яшәү рәвеше турында киңәшләр бирелде. Балалар тормыш кыйммәтләре, файдалы гадәтләр формалаштыру һәм зарарлыларны булдырмау турындагы әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, «Сәламәтлек әлифбасы» викторинасында, «Мәкальне төгәллә» конкурсында, «Файдалы-зарарлы» уенында катнаштылар. Сәламәт яшәү рәвеше турындагы китапларга күзәтү тыңладылар. Ахырда кроссвордлар чиштеләр. Сәламәтлек сәгате балаларга сәламәтлек өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, чыныгырга һәм дөрес тукланырга кирәклеген белергә ярдәм итте.
Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына, Шәмәрдән авылы һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре «Салават күпере» мәктәп яны лагере балалары өчен «Роботлар нәрсә белә» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар роботларның барлыкка килү тарихы, аларның төрләре һәм кайда кулланыла икәне белән таныштылар, «Безнең арада роботлар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Тема белән кызыксынып, балалар «Электроникның «яңа маҗаралары» китап күргәзмәсе белән бик теләп таныштылар.
1-4 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә V Бөтенроссия хореография форум-конкурсы «Россия хореография сәнгатенең Бердәм Кубогы 2024» узды. Анда “Экспромт” (җитәкчесе: Давыдова А. М.) хореография коллективы солистлары катнашты.
Нәтиҗәләр:
Бутова Эстелла - I дәрәҗә дипломант
Гәрәева Айсель һәм Сәлимова Дарина дуэты - III дәрәҗә лауреат
Павлова Ксения-III дәрәҗә лауреат
Сәлимова Сафия-II дәрәҗә лауреат
Садыйкова Мәрьям-II дәрәҗә лауреат
Давыдова Эвелина-I дәрәҗә лауреат
Давыдова А.М. - I дәрәҗә лауреат.
Барлык җитәкчеләргә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Конкурс кысаларында Todes студияләренең төп педагог-хореографы Рәхимҗанов Артур җитәкчелегендә эстрада биюе буенча мастер - класс үткәрелде.
Укучылар шулай ук шәһәрнең төрле истәлекле урыннарында булдылар: Лахта үзәге, ачылучы күперләр, Исаак Соборы, Царское Село, Екатерина сарае, Йосыф сарае.
Укучыларның ата-аналарына ярдәмнәре һәм рәхмәт белдерәбез.
1 ноябрь көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Килдебәк һәм Шекше урта мәктәпләренең “Кояшкай” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылары өчен район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Уйлап тап”дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар. Чара ахырында укучылар район балалар китапханәсенә килүче матбугат белән таныштылар.
1 ноябрь көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 1 “Г” сыйныф укучылары өчен «Китапханә-китаплар йорты» дип исемләнгән китапханә белән танышу экскурсиясен үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны «китапханә», «укучылар формуляры», «каталог» төшенчәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрләрен һәм китапны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр. Чара барышында укучылар әкият персонажлары буенча төзелгән табышмакларга җаваплар бирделәр. Очрашу азагында укучылар “Китап кыстыргыч” мастер-классында катнаштылар.