ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

30 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре балалар өчен «Һөнәрләр фестивале»дигән мавыктыргыч квест үткәрделәр. Китапханәчеләр уен аша, беренчедән, балаларның һөнәрләр дөньясының төрлелеге турында белемнәрен киңәйтергә, икенчедән, һөнәр сайлауда кызыксыну һәм җаваплылык хисе тәрбияләргә, өченчедән, һәр һөнәрнең мөһимлеген һәм кирәклеген аңларга ярдәм итәргә тырыштылар. Китапханәчеләр бик күп биремнәр әзерләгәннәр иде, балаларга һөнәрләр турында табышмакларны чишәргә, төрле биремнәрне үтәргә, пазллар төзергә кирәк иде. Чара барышында балалар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын бик яхшы күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Көзге каникул көннәрендә Явлаштау авыл китапханәсе «Китапханәдә күңелле сәгать» конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар өстәл уеннары: лото, домино уйнадылар, пазллар җыйдылар, сканвордлар чиштеләр. Бу үзара аралашу һәм вакытны файдалы уздыруның яхшы ысулы булды.

Өстәл уеннары-эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул булды. Иң мөһиме, балалар өстәл уеннары аша җанлы аралаша алды, вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Салават күпере» мәктәп яны лагере балалары өчен «Һөнәрләр дөньясында» квест-уены үткәрде. Уен алты станциядән торды «Алфавит профессий», «В гостях у сказки», «Головоломка», «Ключевые слова», «Профессии в загадках» и «Кроссворд». Һәр станциядә алар төрле биремнәрне үтәделәр, бу исә уртак максатлар һәм нәтиҗәгә ирешү өчен үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтү омтылышы белән берләшкән катнашучыларның берләшүенә ярдәм итте. Станцияләрдәге темалар һәм бурычлар катнашучыларга креативлык һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде, бу, үз чиратында, киләчәктә һөнәр сайлауда уңай чагылыш таба.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29 октябрь көнне Саба район китапханәсендә  Лесхоз урта мәктәбенең “Кояшкай” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар өчен “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар уенда актив катнашып, үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар.Чара ахырында “Муенса ясау”, “Алка ясау” мастер-классларында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

29 октябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Сәләтле балалар мәктәп-интернаты”ның “ИнтелКөз” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар өчен “Әкиятләр илендә”дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар “Китап ребусы”, “Әкиятне таны”, “Китап битләреннән”, “Уйла” һәм башка биремнәрне үтәп, үз белемнәрен, китап укыганнарын расладылар.  Чара “Шәм ясау” мастер-классында катнаштып, район балалар китапханәсенә килүче матбугат белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Китапханәдә көзге каникуллар дәвам итә. 29 октябрь көнне Саба балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 2 “А” сыныф укучылары өчен “Әкиятләр илендә”дип исемләнгән әдәби – танып-белү уены уздырылды. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар. Чара ахырында “Китап кыстыргыч” мастер-классында катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре гимназия укучылары өчен каникул вакытында агач тактаны буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Ишек кырыйларын монтажлау эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба гимназиясе укучылары өчен Сатыш авылы мәдрәсә музеенда экскурсия үткәрелде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Кунаклар нык кызыксыну белән ХIX гасыр ахыры   XX башына караган татар хатын-кызы һәм ир-ат костюмын карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Репрессияләр-илебез һәм авылыбыз тарихы елъязмасының иң фаҗигале битләреннән берсе. Ачлык, газап миллионлаган Россия гражданнарына кичерергә туры килде. Күп кенә гаиләләргә кагылган ул чор вакыйгалары хәтердә гомер буе сакланып калган. Әлеге көн уңаеннан район туган якны өйрәнү музеенда «Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне» темасына «Туган якны өйрәнүчеләр» клубының чираттагы утырышы үткәрелде. Клубта катнашучылар районның репрессияләнгән шәхесләрен искә төшерделәр, аларның тормышларын газета битләреннән җентекләбрәк белделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International