Урман музеенда булу гимназия укучылары өчен табигать дөньясына сихри сәяхәт кебек тоелды. Алар урман эшенең барлыкка килү тарихын һәм аның алга таба үсешен игътибар белән тыңладылар. Музейның беренче катын узганнан соң, алар сак кына икенче катка күтәрелделәр. Анда аларны безнең урманнарда яшәгән хайваннарның карачкылары көтә иде. Һәр бала «Хайваннар дөньясы» экспозициясендә күргәннәренә сокланып карады һәм уй-кичерешләре белән бүлештеләр.
Каникул чорына укучылар өчен аерым маршуртлар төзелеп, Саба, Теләче, Кукмара районы мәгариф оешмаларына тәкъдим ителде. 28 октябрь көнне Килдебәк урта мәктәбе укучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча шундый беренче экскурсия оештырылды.
2024 елның 29 октябрендә « Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә” сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г.Р. һәм Галиева Э.Р. Шәмәрдән филиалы укытучылары Сафина Р.К., Иванова М.И. һәм Мифтахова Ф.И. белән берлектә методик берләшмә утырышын үткәрделәр. Утырышта укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ярмөхәммәтова Гөлфинә Зөфәр кызы катнашты.
Методик совет утырышында карала торган төп мәсьәләләр түбәндәгеләр иде:
- сәнгать бүлегенә 1 сыйныфка кергән укучылар контингенты турында фикер алышу;
- укытучы М.И. Иванованың «Натюрмортлар ничек дөрес куярга» темасына доклады;
- укытучы Мифтахова Ф.И. докладында «Дәресләрдә дисциплина проблемалары» темасына;
- Сафина Р.К. агымдагы караламаларны башкаруның мөһимлеге турында чыгыш;
- 2024-2025 уку елының 1 чиреге тәмамланганнан соң укучыларның өлгереше.
Методик берләшмәнең уртак утырышы продуктив узды.
Көзге каникуллар җитте. Бала тормышында китаплар яши торган йорт белән танышырга кирәк булган вакыт җитә, ә бу танышу кайда булырга мөмкин соң? Әлбәттә, китапханәдә…
28 октябрь көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 1 “А”, “Б”, “В”, “Д” сыйныфы укучылары өчен «Китапханә-китаплар йорты» дип исемләнгән китапханә белән танышу экскурсиясен үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны «китапханә», «укучылар формуляры», «каталог» төшенчәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрләрен һәм китапны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр. Чара барышында укучылар әкият персонажлары буенча төзелгән табышмакларга җаваплар бирделәр. Очрашу азагында укучылар “Три кота” мультфильмның “Китапханә” сериясын карап, “Китап кыстыргыч” мастер-классында катнаштылар. Тиздән балаларның китапханәнең даими укучылары булуларын теләп калабыз.
28 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәктәп яны лагере балалары өчен «Китап белән каникуллар» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, анда яраткан балалар язучыларының иң яхшы әсәрләре күрсәтелде. Балалар китаплар турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, тематик табышмакларны чиштеләр, әдәби уеннарда катнаштылар.
XX гасырда халкыбыз өлешенә бик күп авыр сынаулар туры килде: 2 Революция, ике дөнья һәм гражданнар сугышы, ачлык һәм җимереклек, алар дистәләгән миллион кешенең гомерен өзде. Бу бәлаләр арасында без сөйләшергә тиешле сәяси репрессияләр аерым урын алды. Ел саен 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне 1974 елда Мордовиядәге лагерьларның берсендә сәяси тоткыннар Советлар Союзында сәяси репрессияләргә каршы массакүләм ачлык игълан иттеләр. Бу датага рәсми Хәтер көне статусы 1991 елның 18 октябрендә бирелде. Әлеге тарихи дата уңаеннан китапханә диварларында мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм хәтер сәгате узды.Чарага Л. Р. Кәримова җитәкчелегендәге Олы Кибәче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү түгәрәге укучылары килде.Китапханәче аларны китапханә тарихы,аның фонды белән таныштырды. Чараның икенче өлешендә сәяси репрессия еллары,халык кичергән катлаулы язмышлар хакында сөйләштек.
28 октябрь-Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә, укытучы Гарипова Гүзәл Марат кызы һәм концертмейстер Шәмсивәлеев Искәндәр Зиннур улы тарафыннан «Бию калейдоскобы»дигән уенлы бию программасы үткәрелде. 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары белән балаларда коллективизм һәм дуслык хисе тәрбияләү максатында бию баттлы үткәрелде. Коллектив уеннар аша бердәмлеккә ирешергә, иреккә чыгу һәм лидерларны ачыклау өчен шартлар тудырырга мөмкин. Уен барышында балалар дуслашып, күңелле вакыт үткәрделәр. Җиңел һәм авыр биремнәр булды, ләкин балалар аларны оста үтәделәр. Чара балаларга бик ошады һәм яхшы тәэсир калдырды.
Белем бирү процессында патриотик тәрбия мөһим урын алып тора. Бу юнәлештә педагогларның һәм ата-аналарның эшчәнлеге балаларда үз дәүләтен саклаучы, Ватанга һәм туган якка мәхәббәт, ил өчен горурлык хисе тәрбияләү һәм аны яклау ихтыяҗы буенча алып барыла.
"Әтиләр көне" унаеннан "Хөснулла һәм Аллахияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" нең хореография бүлегендә "Солдатка хат җибәрү" акциясе узды. Туган җир сагында торучылар турында кайгырту теләге белән бу акциядә балалар, ата-аналар һәм педагоглар катнашты. Алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мөһим һәм файдалы булган бөтен нәрсәне рухи җылылык белән алып килделәр. Бу акциянең максаты СВО зонасында яшәүчеләрнең батырлык рухын саклау. Барысы да геройларның өйләренә кайтуларын көтә.
2024 елның 26 октябрендә Саба аграр көллиятенең концертлар залында Яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 16 нчы Юбилей республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. "Саба балалар сәнгать мәктәбе" өстәмә белем бирү учреждениесенең "Яшьлек" хореографик коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы) ачылышта вокаль-хореографик номер белән чыгыш ясады.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе, Казан дәүләт аграр университеты 16 нчы тапкыр Татарстан Республикасының төрле районнарыннан яшь комбайнчыларны бүләкләү тантанасын уздыра. Урак -2024 финалистларын бүләкләү тантанасы музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Әлеге чара "Яшьлек" хореография коллективының "Тальян гармун" татар биюе белән белән тәмамланды.
24 нче октябрь көнне Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбендә баян бүлеген тәмамлаучы укучыларның "Туган мәктәбебез диварларында" дип исемләнгән музыка көненә багышланган очрашуы булды. Аухадиев исемендәге Казан музыка көллияте, "Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте", Саба аграр һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары матур музыкаль номерлар белән генә чыгыш ясап калмадылар, хәзергесе көндә сайлаган һөнәрләренә юл билгеләүче, аякка басуга зур йогынты ясаучы, иҗади остазлары булган укытучылары турында да истәлекләр сөйләделәр. Очрашуда мавыктыргыч викторина, Саба сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның һәм укучыларның - чын музыка сөючеләрнең мавыктыргыч концерты уңышлы узды. Очрашу күңелле һәм истә калырлык булды!