ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

 18 октябрьдә Шәмәрдән мәдәният йорты бинасында Әтиләр көненә багышланган "Безнең әтиләргә багышлыйбыз..."дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Концертта  "Саба балалар сәнгать мәктәбе"нең  Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары катнашты.  Фойеда сәнгать бүлеге эшләренең күргәзмәсе оештырылган иде. Чара "Гаилә елы" кысаларында үткәрелде. Балалар һәм ата-аналар арасындагы элемтәне ныгытуга юнәлдерелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2021 елдан Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә "Әтиләр Көне"  билгеләп үтелә башлады. Укытучы Гарипова Гүзәл Марат кызы һәм  концертмейстерлар Шәмсивәлеев Искәндәр Зиннур улы, Абдуллин Рифат Хатмулла улы белән берлектә 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен спорт, гимнастика конкурсларын үткәрделәр. Дәреснең максаты-балаларны һәм ата-аналарны якынайту, уңай эмоцияләр, үзара ярдәмләшү хисләрен үстерүгә багышланды. Уен һәм ярышу формалары ярдәмендә балаларда гаиләдә әтинең дөрес һәм уңай социаль статусын формалаштыру өчен юллама булдырганнар. Гармонияле гендер мөнәсәбәтләренең башлангыч формалашуы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар.   Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук әлеге савытның көндәлек тормышта куллану өчен дә кирәк булуын искәрттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара мәктәбенең 4 нче номерлы мәктәбе укучылары булды. Музей территориясенә кергәндә үк, балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул истәлекле бүләк булып тора. Аларга музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сэнгать мәктәбе хореография бүлегенең 3 класс укучылары (укытучы А.З. Мөбәрәкҗанова, концертмейстер И. З. Шәмсивәлиев) белән "Мудрая книга о танце" темасына халык  биюе буенча ачык дәрес узды. Бу дәрестә укучылар талантлы балетмейстер, режиссер һәм бию куючы, татар милли биюен җыючы Гай Хаҗи улы Таһировның иҗаты белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18
октябрь, 2024 ел
җомга

Бөтендөнья икмәк көне уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Икмәк — һәрнәрсәгә баш» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар ипинең безнең өстәлгә килгәнче  озын, катлаулы һәм мавыктыргыч юл узу тарихы белән таныштылар.

Алып баручылар икмәк белән бәйле традицияләр турында сөйләделәр һәм әлеге кыйммәтле ризыкка багышланган әдәби әсәрләр белән таныштырдылар. Алар шулай ук икмәк турындагы мәкальләрнең мәгънәләрен, ни өчен бу муллык һәм хезмәт символының безнең тормышта шундый мөһим урын алып торуын аңлаттылар. Катнашучылар ишеткәннәре турында актив фикер алыштылар, үзләренең белемнәре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Тимершык мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Бөтендөнья икмәк көненә багышланган "Икмәк - табын күрке" исемле танып-белү программасы оештырылды. Чара барышында чәй эчеп утыручылар икмәкнең барлыкка килү тарихы, ипи белән бәйле йолалар һәм ышанулар белән таныштылар. Шулай ук икмәккә багышланган интеллектуаль биремнәр һәм конкурслар тәкъдим ителде! Чыннан да, икмәк - дөньяда иң кирәкле продуктларның берсе, аннан башка, мөгаен, безнең тормышыбызның бер генә көне дә үтми торгандыр. Гомер-гомергә икмәк тормыш, иминлек һәм муллык символы булган. Нәкъ менә икмәккә безнең өстәлдә иң әһәмиятле һәм хөрмәтле урын бирелгән. Чара ахырында катнашучылар тәмле икмәк белән авыз иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Явлаштау авыл китапханәсе китап бирү пунктында Мишәбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән күркәм очрашу үткәрде. Китапханәче «Вакытлы матбугат илендә» исемле очрашуда балалар журналларына күзәтү ясады.

Сабыйлар өчен "Салават күпере" журналына аерым игътибар бирелде. Балалар журналны зур кызыксыну белән карадылар һәм яраткан геройларын таптылар. Аларның һәркайсы үз тәэсирләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Танып-белү өлешеннән соң балалар төрле уеннарда актив катнаштылар. Чара азагында балалар журналларда очраган персонажлардан алган тәэсирләрен ясау өчен кечкенә рәссамнарга әйләнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Рухият» клуб берләшмәсе өчен «Мин һәм закон» дигән хокукый әңгәмә үткәрделәр. Аның максаты үсеп килүче буынга үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү. Укучылар үзләре ия булган хокуклар: тормышка, исемгә, хөрмәткә, иреккә, белем алуга, медицина ярдәме күрсәтүгә, ял итүгә кагылышлы төшенчәләр алдылар. Шулай ук укучыларга балигъ булмаганнарның хокуклары белән бергә бурычлары да барлыгын искәрттеләр. Аларны үтәргә: ата-аналарны тыңларга, намус белән укырга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Йомгаклап, балалар тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International