ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

15 октябрьдә Бөтендөнья Чиста куллар көне билгеләп үтелә. Бу көн «Чиста куллар гомерне коткара» девизы астында уза. Бу олыларга да, балаларга да кулларны сабынлы су белән юуның әһәмиятен искә төшерү булып тора. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Шатлык» балалар бакчасының балалары өчен «Чиста куллар турында» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр кулларны кайчан юарга һәм ничек дөрес юарга кирәклеге күрсәтеп, бармак очларында нинди микроблар булырга мөмкинлеген әйттеләр. «Смешарики» мультфильмын караганнан соң, балалар мультфильм геройларының үз-үзләрен тотышы турында фикер алышып: кайда, кем, нәрсәне бозганын сөйләделәр. Чара  ахырында, һәр бала кәгазь битенә кулларын куеп төшереп кисеп алды һәм күңелле елмаю рәсемен ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Киров өлкәсе Нократ аланы мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Саба урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Музей территориясенә кергәндә үк балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул бик истәлекле бүләк булып тора. Аннары аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихы белән кызыксынырга, урманнарны сакларга  өйрәтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Марий Эл һәм Яшел Үзән районыннан килгән кунаклар Саба районы туристлык маршруты буенча экскурсиядә булдылар. Алар Сабабызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклегенә сокландылар һәм жәй көне кабат киләчәкләрен әйттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Марий Эл Республикасыннан, Яшел Үзән шәһәреннән кунакларга экскурсия уздырылды.Кунаклар музейдагы һәр экспонатны игътибар белән  карадылар , үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.Мәдрәсә макетында чагылдырылган уку процессы, мәдрәсәдә  шәкертләренең яшәү шартлары аларда аеруча  зур кызыксыну уятты. Гарәп телен өйрәнгән кайбер кунаклар үз белемнәрен интерактив тактада сынап карадылар, сүзләр яздылар.  Кунаклар музейның интерактив җиһазлануына зур соклануларын белдерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Гыйззәтуллин Нурулланың тормыш юлы катлаулы була.  Сигезеллык мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлагач, колхозда эшче көч җитмәү сәбәпле, трактор сабанында сукачы булып эшкә урнаша. Тракторда эшләү белән мавыгып, Нурулла тракторчылар әзерләү училищесына укырга китә. Урта белемне шунда ук алган. Туган авылына тракторчы булып кайта. Аннары Нурулланы язмыш сукмаклары ераграк алып китә. Башта ул Муром-Ленинград тимер юлының икенче чиратын төзүдә катнаша. 1931-1933 елларда ачылган Беломорканал тимер юлында (Ак диңгезне Балтик диңгезе белән тоташтыра) ремонт эшләрендә катнаша.

18 яшендә Нурулла Бөек Ватан сугышы башлануы турында Карелиядә тимер юл төзелешендә эшләгәндә ишетә. 1942 елның 13 апрелендә Архангельск өлкәсенең Исакогорск хәрби комиссариатыннан армиягә алына.… 1948 елда күкрәгенә орден һәм медальләр тотып әтисе һәм әнисе янына кайта. Бу вакытта аның әтисе Гыйззәтулла Явлаштауда яши һәм урманчы булып эшли. Бер атнадан егет әтисендә эшли башлый. Нурулла гомерен урманны саклауга багышлаган. Әгәр Гыйззәтулла- аның  атасы, урман эшенә 20 ел биргән булса, Нурулла үзе  41 ел урман эшендә хезмәт итә! Әлеге тырыш һәм эш сөючән шәхес турында Саба урман хуҗалыгы тарихы музее базасында музей активистлары белән очрашу үткәрелде.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

13 октябрьдә,  иң мөһим бәйрәм- Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Сатыш авылы мәдрәсә музее  хезмәткәрләре укучылар өчен 45 ел хезмәт  стажы булган Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Габдрахманов Хәмит Кәримулла  улы белән очрашу үткәрделәр. Габдрахманов Х.К.- хезмәт сөючән, югары эшкә сәләтле, үзенә ышанып тапшырылган техникага сакчыл карый торган техник белемле белгечнең үрнәге булып тора, яңа техниканы һәм агрегатларны өйрәнүгә һәм куллануга бик җаваплы карый торган механизаторларның берсе. Зур хезмәт стажы булган тәҗрибәле механизатор  буларак, яңа уку йортын тәмамлап кайткан яшьләр өчен дә ул остаз булып тора. Габдрахманов Хәмит Кәримулла улы укучыларның һәр соравына җавап бирде, тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте һәм аларга үз булачак һөнәреңне дөрес сайларга кирәк икәненә ныклы басым ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

14 октябрь көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре Саба районының Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буйлап экскурсия үткәрделәр. Балалар китапханә тарихын рәхәтләнеп тыңладылар һәм укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Икенче өлештә китапханәчеләр Пушкин картасы буенча мастер-класслар үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15 октябрьдә шагыйрь һәм язучы Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тула. Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе инициативасы белән үткәрелә торган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» XII Халыкара акциясе кысаларында 14 октябрьдә район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 4 «Д» сыйныф укучылары өчен «Лермонтов дөньясы»дип исемләнгән  әдәби сәгать үткәрделәр. Чара презентация белән үрелеп барды, аның ярдәмендә укучылар бөек шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, аның биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр. Укучылар «Парус», «Утёс», «Осень» һәм башка шигырьләрен сәнгатьле укыдылар.Чара ахырында укучылар  шагыйрь әсәрләре буенча  төзелгән әдәби ребуслар чишүдә катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11
октябрь, 2024 ел
җомга

Өлкән яшьтәге кешеләр- китап укучыларның аерым категориясе, алар, башкалардан аермалы буларак, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. Явлаштау авыл китапханәсе өлкәннәргә "Өйгә китап" дигән  хезмәт күрсәтте.  Өлкән яшьтәге кешеләргә өйдән чыкмыйча уку мөмкинлеге бирелде. Укучыларыбыз танылган авторларның әсәрләрен дә, башлап язучыларның яңа әсәрләрен дә кызыксынып укый.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Китапханәдәге яңа китаплар китапханәчеләр һәм чын уку яратучылар өчен һәрвакыт көтелгән вакыйга. Чөнки яңа китап-фантазиянең тылсымлы дөньясына чумарга, яңа геройлар белән дуслашырга, яңа авторлар белән танышырга тиешле укучы өчен шатлык.. 11 октябрьдә Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире "Яңа китап-яңа дус" китап күргәзмәсен оештырды һәм "Уңган куллар" клубы өчен күзәтү үткәрде. Бергәләп без яңа китаплар турында сөйләштек, кызыклы өзекләр укыдык. Һәркем үзенә кызыклы китап тапты, аны укырга бик теләп өенә алып кайтты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International