Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Казаннан кунаклар килде. Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар. Алар рәссамнарның эшләренә сокланып карадылар, аларның талантын һәм һәр шәхеснең табигый образын чагылдыра белүләрен бәяләделәр.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда ТР Кукмара районының өлкән буын вәкилләре кунак булды. Урманчыларның урман хуҗалыгын алып бару, илнең яшел алтынын саклау, үрчетү өлкәсендәге казанышлары һәм халыкның тормыш-көнкүрешен чын күңелдән сокланып карадылар, кунакларыбыз теләкләр китабында истәлекле язмалар калдырдылар.
Саба китапханәчеләре төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. 10 октябрь көнне Казандагы Габдулла Тукай музее һәм "Татар ядкарьләре" оешмасы беренче тапкыр татарча квиз уздырды. Әлеге интеллектуаль уен 10 раундтан торды. Һәр раундта Габдулла Тукайның, күренекле татар язучыларының, рәссамнарының иҗаты буенча сораулар бирелде. Казан шәһәре, татар халкы тарихы, татар киносы, милли гореф- гадәт, йолалар буенча бирелгән биремнәр катлаулы да, кызыклы да иде. Квизда танылган әдипләр, журналистлар да катнашты. Ләйсән Билалова, Сәрия Марданова, Дилә Нуриәхмәтова, Алинә Ибрагимова, Регина Миңнуллина, Илсияр Шакирзянова, Әдилә Хәлиловалар составындагы команда 50 сорауның 42 сенә дөрес җавап бирде һәм квизда беренче урын алды.Китапханәчеләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз!
9 октябрь - Бөтендөнья почта көне, БМО системасында билгеләп үтелә торган күп кенә танылган бәйрәмнәрнең берсе. Почта безгә илнең икенче читендә яшәүче башка кешеләр белән элемтәгә керү өчен күп еллар хезмәт итә. Аларга хат язарга, открытка яки телеграмма белән котларга, бүләк яки күчтәнәчләр белән посылка яки бандероль җибәрергә, берәр эшлекле хат җибәрергә. Бөтен почтаның төгәл эшләве аны китерү белән бәйле белгечләрнең көйле эшләвенә бәйле. Бәйрәм уңаеннан 9 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе Язлы Арташ авыл клубы белән берлектә китап бирү пунктында "почтальоннарга дан һәм хөрмәт"дигән тематик кичә үткәрде. Бу өлкәдә озак еллар эшләгән хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Гайнуллина Дулкыния почта өлкәсендә 30 ел эшләгән һәм пенсиягә чыккан, Газизҗанова Нурзия 42 ел эшләгән, Шәйдуллина Гүзәл озак еллар эшләгән, ә Мөхәрләмова Нәзифә бу вазифада эшләвен дәвам итә.
Чара кысаларында оештырылды.
10 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәрнең тууына 75 ел тулу уңаеннан «Рәшит Бәшәр шигърияте чишмәсе» дигән шигъри сәгать үткәрелде. Чара башында китапханәче балаларны юбилярның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары балалар шагыйрьнең кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләрен кычкырып укыдылар. Рәшит Бәшәр китаплары белән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда балалар аның әсәрләре белән таныша алдылар.
Явлаштау авыл китапханәсендә «Һәр бала белергә тиеш» дигән мавыктыргыч хокукый әңгәмә узды. Чарага китапханәче үз хокуклары һәм бурычлары турында белергә теләгән укучыларны җыйды. Алар бик күп файдалы мәгълүмат белделәр.
Әңгәмә мавыктыргыч лекция һәм интерактив күнегүләр белән үрелеп барды. Очрашу азагында катнашучылар мөһим мәгълүматлар тупланган файдалы белешмә- буклетлар алдылар.
9 сентябрь көнне “Рәсемнәрдә Тукай геройлары” исеме астында үткәрелгән рәсем бәйгесендә катнашучыларны котлар өчен бүген Саба район китапханәсендә бүләкләү чарасы узды. Чараның беренче өлешендә балаларга кызыклы һәм мавыктыргыч векторина сораулары бирелде, алар ике төркемгә бүленеп үз-ара көч сынаштылар. Чараны йомгаклау өлешендә катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
9 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Килдебәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңлап, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен «Барысында беләсем килә» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда «Китап битенә сәяхәт», «Ребуслар», «Җитез бул», «Миннән сорау, Сездән җавап», «Капитаннар ярышы» кебек биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, китап укыганлыкларын расладылар.
8 октябрь көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Әлеге клуб берләшмәсе алтын куллы, бар эшкә дә уңган хатын-кызларны берләштерә. Биредә алар буш вакытларын файдалы итеп уздыралар: яңа һөнәрләр өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашалар. Бүгенге утырышта язучы Лилия Закированың “Җылыт мине” дип исемләнгән китабы турында әңгәмә узды.