Әбием! Бабам!Дәү әнием! Дәү әтием! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Дәү әниләр, дәү әтиләр гаиләдә булсалар, тәрбияле, мәрхәмәтле булып үсә балалар.Чынлап та нинди зур бәхет бит оныклар өчен әби бабайларының мәхәббәтен, җылысын тоеп яшәү! 2 октябрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсе белән берлектә “Әби-бабайлы-була рәхәт”дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы котлавы белән башланды. Китапханәчеләр әзерләгән: кызыклы уен-биремнәрне: “Минем әби-бабаем”, “Педагог әби-бабай”, “Җитез бабай”, “Сорау бирә әбиләр, ни диярләр бабайлар?”һ.б. кызыклы уен биремнәрне әби-бабаларыбыз актив булып катнаштылар. Ә оныклар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әби-бабаларына бүләк иттеләр. Язучы Нәбирә Гыйматдинова, халык артисты, татар актеры Әсхәт Хисмәтов, эстрада артисты Җәвит Шакиров үз теләкләрен белдереп, бәйрәм белән видеоэлемтә аша котладылар. Чарадан катнашучыларыбыз бик күп уңай эмоцияләр алдылар! Чара ахырында Билалова Л.Р. үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды
1 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Өлкән буынны котлыйбыз» акциясе үткәрделәр. Алар авылыбыз үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннары янына бик шатланып бардылар.
Бу якты һәм игелекле бәйрәм көнендә алар хөрмәтле ветераннарыбызны чын күңелдән бәйрәм белән котладылар, һәркайсына котлау открыткасы тапшырдылар.
Барлык өлкәннәрнәребезне оптимизм, һәр көнгә сөенә белү һәм яшәгән еллары өчен рәхмәтле булу берләштерә. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар якыннарына һәм тирә-юньдәгеләргә күңел җылысы бүләк итүләрен дәвам итәләр. Һәм, әлбәттә, алар бүгенге көтелмәгән игътибарга бик шат булдылар.
Очрашу ахырында без ветераннарга ныклы сәламәтлек, иртәгәге көнгә ышаныч теләдек.
30 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Библиотека выписывает для Вас!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Килдебәк авыл китапханәсенә 20дән артык газета – журналлар килә. Китапханәче балаларны иң популяр басмалар белән таныштырды. Шулай ук балалар яраткан рубрикалары, журналлардагы мәкаләләр белән таныштылар. Периодика – җәмгыятьнең рухи тормышының көзгесе.
Хәзер безгә әкренләп милли хәтер кайта, һәм без борынгы бәйрәмнәргә, традицияләргә, фольклорга, сәнгать кәсепләренә, декоратив-гамәли сәнгатькә яңача карый башлыйбыз. Анда әби-бабайлар үзләренең мәдәни казанышларыннан гасырлар буена иләк аша чәчелгән иң кыйммәтле әйберләрен безгә калдырганнар. 30 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире «Минем шәҗәрә агачы»дип исемләнгән яшьләр сәгате үткәрде. Сәгатьне ата-бабаларыбызга багышладылар, бишек бәйрәмен, мәкаль һәм әйтемнәрне, татар халкының фольклор уеннарын искә төшерделәр.
Шәмәрдән авыл китапханәсенә яшь укучылар өчен теләсә нинди зәвыкка туры килгән китаплар кайтты, китапханәнең китап фонды яңа әдәбият белән тулыланды. Шул уңайдан, 30 сентябрь көнне китапханәдә "Сезнең өчен яңа китаплар, балалар!" дигән китаплар белән танышу көне узды. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар укучыларыбызны сөендерде. Китап киштәсендә һәр килүче үзенә мавыктыргыч китап тапты.
30 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, язучы Александр Николаевич Островскийның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Островскийның тормышы һәм иҗаты» дигән әдәби сәгать үткәрде. Балаларга аның биографиясе, иҗат юлы, әсәрләре һәм пьесалары турында сөйләнде. Әдип 50 гә якын пьеса иҗат иткән. Шулай ук, ул чит ил классикасын тәрҗемә итү өстендә дә хезмәт куйган. Аның тырышлыгы белән рус тамашачысы Шекспирның эшләре белән таныша алды.
Укучылар китапханәчене тыңладылар, сораулар бирделәр, зур кызыксыну белән әсәрдән өзекләр укыдылар.
30нчы сентябрь көнне Саба гимназиянең 3 “А” сыйныфы укучылары өчен "Куркынычсыз һәм файдалы интернет"дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Интернетның нәрсә икәнлеген, челтәрдә мөстәкыйль эш башлар алдыннан нинди төп кагыйдәләрне белергә, мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеген сөйләделәр. Ә укучылар Интернетта вакытны ничек уздырулары, интернетның нинди файда китерүе һәм зыян китерә алуы турында бүлештеләр. Чара интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган викторина белән тәмамланды.
1 нче октябрь көнне «Х. һәм А. Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалында эшләп килүче тынлы оркестр бүлеге (җитәкчесе А. А. Фатхуллин) Шәмәрдән лицеенда өлкәннәр көненә багышланган концертта чыгыш ясадылар. Яшь музыкантлар "Три танкиста" композициясе белән чыгыш ясады.
Өлкәннәр көне алдыннан Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Без яшь чакта... " дип исемләнгән чара булып узды. Директор Газизов А.З.лаеклы ялда булучы хезмәткәрләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Музыка мәктәбе укытучылары, кунакларны осталыклары һәм талантлары белән сөендереп, матур музыкаль номерлар бүләк иттеләр. Сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г.Р. һәм Галиева Э. Р. "Гаилә кыйммәтләре" дип исемләнгән шкатулка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Нәтиҗәдә һәркем иҗат процессыннан бик күп ләззәт, яңа күнекмәләр һәм үз куллары белән ясалган кечкенә могҗизадан кәнәгатьлек хисләре алды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Тәрәзә кырыйларын һәм стеналарны шпаклевкалау, шулай ук экспозиция модульләрен җыю эшләре алып барыла.