Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән “ Тормыш матур, заяга уздырма”темасына спиртлы эчемлекләрнең зыяны турында әңгәмә уздырылды. Укучылар Россиядә 11 сентябрь Аеклык көнен билгеләп үтү көне икәнен белделәр. Спиртлы эчемлекләрнең организмга зур зыян китергәнен торле статистик мәгълуматлар аша ишеттеләр. Әңгәмә ахырында агуны акчага сатып алып, тормышыңны җимермә дигән нәтиҗәгә килделәр.
10 сентябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт дөньясы белән кызыксынуларын үстерү максатында «Минем һөнәри киләчәгем»дигән диспут-чара үткәрделәр. Оештыручылар башта һөнәрнең нәрсә икәнлеген һәм аларның ни өчен мөһим булуы турында әңгәмә уздырдылар. Аннары һәр бала, тупны тотып, чиратлашып берәр билгеле бер һөнәрне тасвирлады, ә калганнары танып белде. Соңыннан яшь катнашучылар киләчәктә кем булырга теләүләре турында үзләренең планнары белән уртаклаштылар. Чара ахырында барысы да һәр һөнәрнең мөһимлеге, кешеләргә һәм җәмгыятькә ничек ярдәм итүләре хакында фикер алыштылар.
Явлаштау авыл китапханәсе «Табигать турында укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе үткәрде. Күргәзмәдә табигатькә, экологиягә һәм хайваннарга багышланган китаплар тәкъдим ителде. Балаларга туган ягыбызның флорасы һәм фаунасы турында күбрәк белергә, шулай ук табигатебезнең матурлыгын һәм муллыгын тасвирлаган язучыларның әсәрләре белән танышырга мөмкинлек бирелде. Китапханәче әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү һәм укучыларны бу теманы тирәнрәк өйрәнергә рухландыру өчен җанлы әңгәмә оештырды.
10 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире «Балалар журналлары дөньясында» дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны китапханә алдыра торган журналлар белән таныштырды. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Балалар өчен журнал битләрендә күпме файдалы һәм мавыктыргыч, күңелле һәм гыйбрәтле нәрсәләр басылган! Иң кызыклы журналларны балалар өйләрендә укыр өчен үзләре белән алдылар. Ахырда барысы да китапханәдә Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, журналларга сак карау кагыйдәләрен кабатладылар.
Балалар һәм өлкәннәр террорчылыкка каршы көрәшеп кенә калмыйча, аның барлыкка килүен кисәтүнең мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк булуын белергә тиеш. Берләшеп кенә террорчылыкка каршы торырга мөмкин. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Терроризм җәмгыятькә куркыныч" дип исемләнгән буклетлар тараттылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Яктылык приборларын көйләү, шулай ук экспозиция модульләрен җыю һәм декоратив штукатурка белән эшләү бара.
9 сентябрь көнне Туктар авыл китапханәсе яшьләр белән «Минем сәламәтлегем — минем кулларда»дигән сәламәтлек дәресе үткәрде. Китапханәче алкогольнең зыяны һәм куллануның нәтиҗәләре турында сөйләде. Әлеге чараның максаты-алкогольнең зыяны турында белем формалаштыруга, яшьләрнең үзаңын һәм үз-үзләрен бәяләвен үстерүгә ярдәм итү, алкоголь кулланудан килгән зыянның җитдилеген аларга җиткерү иде. Чарага «Зарарлы гадәтләрсез тормыш» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әңгәмә ахырында китапханәче яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде.
Татар язучысы Шамил Рәкыйповның тууына 95 ел тулу уңаеннан, Сатыш авыл китапханәсендә язучының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Язучы бик күп документаль китаплар авторы булып тора. Аның әсәрләренең күп геройлары чын томыштан алынган, Бөек Ватан сугышы вакытында батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы геройлары.
10нчы сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 3 “Г” сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукайның китап битләреннән”, “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка мавыктыргыч нокталар буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар сынатмыйча, актив җавап биреп,үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара “Әдәби алан” проектында катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
9 сентябрь көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире «Без террорчылыкка каршы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул махсус датага – террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланды. Китапханәче балаларга «террорчылык» төшенчәсен билгеләү, аның бөтен кешелеккә нинди куркыныч янавы турында сөйләде, соңгы дистә еллардагы эре терактлар турында искә төшерделәр, шуларның берсе Бесланда булган. Чарага «Россия терроризмга каршы» дигән китап-иллюстратив күргәзмәсе әзерләнде, анда материаллар һәм китаплар тәкъдим ителде. Алар Бесландагы фаҗига һәм терактларны кисәтү турындагы мәгълүматны үз эченә алган. Әлеге күргәзмә буенча әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Террорчылык вәзгыяте барлыкка килү, шикле предметлар табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Китапханәче балалар белән бергә теракт корбаны булмас өчен гражданлык уяулыгын күрсәтүнең никадәр мөһим булуы турында фикер алышты, шулай ук террорчылык акты янаган очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләштеләр. Балалар террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча белешмәләр алдылар, аларда теракт куркынычы янаганда гамәлләр турында, шартлаткыч җайланманы тапканда нишләргә кирәклеге турында мәгълүмат бар.