Яңа ел бәйрәмнәрендә күңелле һәм танып белү уеннары һәрдаим үтеп тора. 2 нче январь көнне Сатыш авыл китапханәсендә “Ура, күңелле каникуллар” дигән темага уеннар оештырылды. Әлеге чараның максаты балаларның күңелен күрү, бер- берсе белән аралаштыру, актив булырга өйрәтү иде. Балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар. Чара бик күңелле узды, балалар канәгать калдылар һәм төрле бүләкләргә ия булдылар.
Бүген Мишәбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Явлаштау авыл китапханәсе белән берлектә «Кыш бабай күчтәнәчләре» исемле балалар Яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Бу чарада оттырышсыз лотерея оештырылды. Барлык катнашучылар да бүләкләрдән канәгать калдылар. Ә суперприз Яппаровлар гаиләсенә эләкте, бу аларның көнен аеруча истә калырлык итте. Бәйрәмдә Кыш Бабай һәм Кар кызы катнашты, алар балаларның һәм өлкәннәрнең күңелен ачты. «Әдәби алан» ның актив катнашучылары бүләкләр, рәхмәт хатлары алдылар. Балалар җырладылар, биеделәр һәм күңел ачтылар, ә бәйрәм азагында рәхәтләнеп мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Каникуллар дәвам итә! Без аны күңелле үткәрәбез.
2 январь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалы вокал укытучысы Харрасова Л. А. "Тамчы" вокал - хореографик ансамбле укучыларын репетицияга чакырды.
30 декабрь көнне Саба район балалар китапханә хезмәткәрләре “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Яңа ел җитә” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга күңелле уеннар, биремнәр оештырдылар. Укучылар үзләренең актив булуларын,бердәмлекләрен күрсәттеләр. Чара җыр, уеннар һәм шигырь сөйләү белән үрелеп барды.
Иң яраткан бәйрәм — Яңа ел килә. Барлык кешеләр аны дулкынланып көтәләр, ул яхшырак, уҗышлырак, бәхеткә мул булыр дип өметләнәләр һәм ышаналар. 29 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен яңа ел тамашасы бик матур үтте. Алар яхшы музыка, биюләр, күңелле конкурслар һәм уеннардан яхшы кәеф һәм позитив алдылар.Чараның кульминациясе Шут,Пьеро,Кыш бабай оныгы,Капризлы Йолдыз,Кнопка катнашында Яңа ел тамашасы булды.Кыш бабай белән Кар Кызы барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, зур уңышлар, җиңүләр һәм күтәренке кәеф теләде!Һәркем бәйрәмнән бик күп уңай хисләр белән бергә Кыш Бабай капчыгыннан сюрпризлар һәм конкурсларда, уеннарда актив катнашулары өчен бүләкләр дә алды. Чарада 180 бала катнашты.
27 декабрь көнне Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ире СВО да, үзе бала ялында булучы Корсабаш авыл китапханәсе мөдире Фәсхиева Миләүшәгә Кыш бабай, Кар кызы күчтәнәчен тапшырдылар.
27 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары өчен "Яңа ел Чыршысы" үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен уеннар, конкурслар, эстафеталар оештырылды. Кече хор укучылары Кыш Бабай һәм Кар кызы өчен җыр җырладылар, биючеләр күңелле флеш-моб биюен башкардылар һәм традиция буенча шигырьләр укыдылар. Барлык балалар да Кыш Бабайдан бүләкләр алды, ә бәйрәм азагында барысы да "Көмеш" дискотекада күңел ачты. Сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренә бәйрәмне үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Кышкы кичләр ял итү өчен менә дигән вакыт. Шушы унайдан 22 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә белән берлектә, мәдәни чараларда актив катнашучы авылдашлар белән Сабага "Боз һәм кар патшалыгына сәяхәт" дигән сәяхәт оештырдылар. Кар сыннарыннан ясалган фигураларны карап, район буйлап, җәяүле экскурсия һәркемгә ошады. Районыбыз ,Яңа ел утлары белән балкып торучы, әкияти шәһәрчеккә ошап калган. Күңелле сәяхәт һәркемдә уңай тәэсирләр генә калдырды.
Татар язучысы, шагыйрь, драматург, прозаик, фольклорчы һәм Филолог, татар сүзлекләрен төзүче, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстан АССРның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан 23 декабрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә "Классик шагыйрь Нәкый Исәнбәт"дигән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар язучының биографиясен тыңладылар һәм балалар өчен «Мырау Батыр»әкияте белән таныштылар. Мырау батыр маҗаралары-туган җирне яратып һәм тырыш хезмәт куеп, герой булып, һәртөрле авырлыкларны җиңеп, куркуыңны җиңеп чыгу үрнәге ул.
24 декабрь көнне Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Халкымның күңел бизәкләре»темасына танышу сәгате үткәрде. Чарада "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр – "Сэйлэн" клубы әгъзалары катнашты.
Китапханәчеләр электрон презентация ярдәмендә татар милли бизәкләре турында сөйләделәр, чигелгән сөлге күрсәттеләр. Сөлге - ныклы татар гаиләсе символы, Сабантуйда бәйрәм традицияләре символы, туйларда сөлгеләрне бүләк итеп тапшырганнар.
Чара татар телен белү буенча конкурслар һәм викториналар, китап күргәзмәсенә күзәтү белән дәвам итте. Татар шигырьләре яңгырады.
Чара ахырында татар мәкальләре һәм әйтемнәре искә төште. Әлеге чараның максаты - милли мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү.