11 сентябрь кич "Тукай" паркында, балалар китапханәсенә килүче журналлар: Щенячий патруль, Мир техники, Принцесса белән таныштыру үткәрелде.
11 нче сентябрь көнне «Сыйныф очрашулары» бөтенроссия проекты кысаларында Сабаның «Тукай» паркында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы белән очрашу үткәрелде.
Ләйсән Рәкыйп кызы “Алдынгылар хәрәкәте” активистларын китапханә эшчәнлеге һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Чарада катнашучылар өчен районыбызның талантлы шәхесләренә багышланган «Әдәби як» күргәзмәсе оештырылган иде.
Әлеге очрашу укучыларга үзләренең тарихын һәм буыннарын яхшырак белү өчен бер этәргеч булды дип әйтергә мөмкин. Очрашу барлык катнашучылар өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
10нчы сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 3 “Г” сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукайның китап битләреннән”, “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка мавыктыргыч нокталар буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар сынатмыйча, актив җавап биреп,үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара “Әдәби алан” проектында катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
"Тукай" паркы кичке сәгатьләрдә дә китап укучыларын үзендә күрергә бик шат.Балалар өчен кызыклы викторина,китап күргәзмәләре оештырыла.Рәсем буягычлар белән әкияти геройларны танып белү почмагы да бик күңелле эшләп килә.Кичке вакытларыгызны файдалы үткәрегез.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Кондиционер һәм янгынга каршы системаны, интернетны көйләү эшләре алып барыла. Мультимедиа җиһазларын урнаштыру эшләре дәвам итә.
Элек-электән чишмәләр турында риваятьләр, шигырьләр язганнар. Чишмәләр-чиста су чыганаклары. Ә эчә торган су кешегә, бигрәк тә эссе көнне кирәк. Экскурсия-Саба урман хуҗалыгы тарихы музее эшчәнлегендә белем бирү эшчәнлеген оештыруның бер төре. Экскурсияләрнең төп әһәмияте шунда ки, алар балаларда әйләнә-тирә тормыш турында конкрет күзаллаулар һәм тәэсирләр формалаштыруны тәэмин итә. Шуңа күрә урман музее хезмәткәрләре балалар өчен бистәбез чишмәләре буйлап экскурсия үткәрделәр.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районы мәктәбе укучылары кунак булды. Алар өчен музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия оештырылды, ул киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә өндәде.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән “ Тормыш матур, заяга уздырма”темасына спиртлы эчемлекләрнең зыяны турында әңгәмә уздырылды. Укучылар Россиядә 11 сентябрь Аеклык көнен билгеләп үтү көне икәнен белделәр. Спиртлы эчемлекләрнең организмга зур зыян китергәнен торле статистик мәгълуматлар аша ишеттеләр. Әңгәмә ахырында агуны акчага сатып алып, тормышыңны җимермә дигән нәтиҗәгә килделәр.
10 сентябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт дөньясы белән кызыксынуларын үстерү максатында «Минем һөнәри киләчәгем»дигән диспут-чара үткәрделәр. Оештыручылар башта һөнәрнең нәрсә икәнлеген һәм аларның ни өчен мөһим булуы турында әңгәмә уздырдылар. Аннары һәр бала, тупны тотып, чиратлашып берәр билгеле бер һөнәрне тасвирлады, ә калганнары танып белде. Соңыннан яшь катнашучылар киләчәктә кем булырга теләүләре турында үзләренең планнары белән уртаклаштылар. Чара ахырында барысы да һәр һөнәрнең мөһимлеге, кешеләргә һәм җәмгыятькә ничек ярдәм итүләре хакында фикер алыштылар.
Явлаштау авыл китапханәсе «Табигать турында укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе үткәрде. Күргәзмәдә табигатькә, экологиягә һәм хайваннарга багышланган китаплар тәкъдим ителде. Балаларга туган ягыбызның флорасы һәм фаунасы турында күбрәк белергә, шулай ук табигатебезнең матурлыгын һәм муллыгын тасвирлаган язучыларның әсәрләре белән танышырга мөмкинлек бирелде. Китапханәче әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү һәм укучыларны бу теманы тирәнрәк өйрәнергә рухландыру өчен җанлы әңгәмә оештырды.