Песиләр-кешеләр белән бергә яши торган сөйкемле җан ияләре. 8 август көнне, Бөтендөнья песиләр көнендә, Шәмәрдән авыл китапханәсе «Китап битләре буйлап песиләр йөри»дигән библио-сәяхәт үткәрде. Балалар төрле әкият һәм мультфильм песиләре белән таныштылар, “Кем мяу диде”, “Күрсәт әле” биремнәрен үтәделәр, пазллар җыйдылар, табышмаклар чиштеләр. Чарага «Әйдә дуслашыйк» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда Х.Вебб, Э. Успенский, Б. Житков, К. Матюшкин кебек язучыларның китаплары тәкъдим ителде. Балалар яңа китаплар белән бик теләп таныштылар.
8 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең балалар өчен «Кызыклы журнал битләре» вакытлы матбугат көне үткәрелде.
Тимершык авыл китапханәсе " Укы,сакла, ярат китапны !" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Оет авылы кунаклары, "Күңелле кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар булды. Алар өчен музей буенча экскурсия оештырылды, кунаклар урманчылыкны төзү һәм үстерү тарихын, урман тармагын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне белделәр.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.
07.08.2024 конне 18.30 сәгатьтә Байлар Сабасы штп.ның "Гаилә" ял паркы территориясендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография дисциплиналары укытучылары З. Р. Әхмәтшина һәм А. З. Мубаракзянова тарафыннан "Ча-ча-ча " бал биюе буенча мастер-класс үткәрелде.
Курсабаш авыл китапханәсе балалар өчен "Светофор абый сораулары"дигән уен-викторинасы үткәрде.
Явлаштау авыл китапханәсендә «Әни белән бергә китапханәгә " дип исемләнгән гаилә укуы көне үткәрелде. Бу чара балалар һәм ата-аналар өчен бергәләп укуның мөһимлегенә багышланган.
Безнең һәрберебез үзенең кече Ватанын ярата. Туган һәм үскән урын һәрвакыт уникаль һәм кабатланмас. Нәкъ менә монда син якташларың арасында туган ягыңның мәдәниятен һәм тарихын белерсең. Чәбия-Чурчи авыл клубында, Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире белән берлектә, "Край мой, Сабинский" викторинасы үткәрелде.
6 август көнне Шәмәрдән китапханәсе хезмәткәрләре «Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Врачи мира за мир» дигән сорау һәм җаваплар сәгате уздырдылар.