ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Ижау шәһәренең «Адели» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен республика тернәкләндерү үзәгендә булдылар.


6
октябрь, 2023 ел
җомга

5 октябрьдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә иртә ярдәм күрсәтү системасын оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы чара узды.


1
июль, 2022 ел
җомга

30 июнь көнне Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Владимир Колчинның Татарстан Республикасына визиты кысаларында түгәрәк өстәл узды.


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Г.А. Альбрехт ис. Инвалидларны реабилитацияләүнең федераль фәнни үзәге балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча «Теориядән практикага» дигән VI Халыкара мәктәп-семинар уздыра.


5
март, 2022 ел
шимбә

Кичә, 4 март көнне, республиканың социаль хезмәт күрсәтү оешмалары «Сирәк авырулар булган балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә диагностика һәм ярдәм» дигән түгәрәк өстәлдә катнаштылар.


4
март, 2022 ел
җомга

Республиканың социаль хезмәт күрсәтү оешмалары «Сирәк авырулар булган балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә диагностика һәм ярдәм» дигән түгәрәк өстәлдә катнашачак. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Инстаграмдагы аккаунтында чираттагы туры эфир узды. Онлайн-чара кысаларында балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр.


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Россиядә Балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм итү турында мәгълүмат бирү елына рәсми старт бирелде. Иртәгә, 16 февральдә, Министрлыкның Инстаграмдагы аккаунтында (@mtsz_rt) бу темага туры эфир булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International