Ярышлар май ахырыннан 20 июньгә кадәр Пермьдә узды.
«Эшмәкәрлек» компетенциясе җиңүчеләренең төп составы - Софья Максимова һәм Анастасия Яковлева, «Казан сәүдә-икътисад техникумы»ГАПОУ студентлары. Аларның «FlyHap» бизнес-проекты ясалма күбәләкләр һәм үсемлекләрдән чәчәк бәйләмнәре булдыру турында.
МСП субъектын бәяләүнең скоринг моделе-юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегенә комплекслы анализ, ул МСП субъектларына дәүләт ярдәме чараларын бирү мөмкинлеген билгеләү максатыннан ачык мәгълүмат чыганаклары нигезендә үткәрелә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында Арча районы төзелеш компаниясенең «Даман» гарантия продукты буенча 1 млн сум күләмендә беренче поручительлек бирде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сезгә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» (алга таба – Конкурс) региональ конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) сезгә агымдагы елның апреленнән контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә алуда ярдәм күрсәтүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен ташламалы микрозаймнар һәм поручительстволар рәвешендә дәүләт ярдәменең махсус финанс чаралары гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итә.
Сезне шимбә, 13 апрель көнне, 08.00 сәгатькә Байлар Сабасы бистәсенә һәм Шәмәрдән авылына язгы ярминкәләргә көтеп калабыз.
13 мартта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Социаль контракт алган эшмәкәрләргә алга таба ярдәм итү мәсьәләләре каралды. 2023 елда Татарстанда социаль контракт алучылар 5300 кеше булды, шуларның 1708 дән артыгы "Минем бизнес" үзәгендә белем алды.
Татарстан интернет-сәүдәне үстерү буенча республика программасын кабул иткән беренче төбәк булды. Программа кысаларында тармак инфраструктурасын формалаштыру стимуллаштырыла, эшмәкәрләрне продукцияне сатуның яңа каналларында эшләү күнекмәләренә өйрәтү системалы рәвештә үткәрелә, барлык этапларда дәүләт ярдәме һәм ярдәм күрсәтү чаралары күрсәтелә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында, «Маркетплейсларда эшләү буенча квалификация күтәрү»түләүсез хезмәтенә гаризалар кабул итүне дәвам итә.
2024 елның 08 февралендә «Саба Сырмай комбинаты» ҖЧҖ коллективының еллык җыелышы булды. 2023 елда предприятие 54,86 мең тонна сыек сыворотка эшкәртеп, 3 141,88 тонна әзер продукция, киптерелгән коры сыворотка, шулай ук 1,84 мең тонна сөт эшкәртү нәтиҗәсендә 75 тонна 72,5%лы сыер мае, 13,39 тонна «Кальятта» сыры җитештерелде.
Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге башлыгы И.И. Котдусов, «Саба Сырмай комбинаты» ҖЧҖ милекчесен. Т. Минһаҗев катнашты.