ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

      2024 елның 05 февраленда "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2023 елда барлыгы 4614  тонналык 9978  баш мал сатып алынган.  Шуннан 2263,3 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме  672 млн. сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч узган елгы саннан  235 тоннага арткан.

   Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 02.09.2021 № 2424-р боерыгы белән расланган, 2021-2025 елларга Россия Федерациясендә конкуренцияне үстерү милли планын үтәү кысаларында, Татарстан Республикасы товар базарларында конкурентлы мохитне мониторинглау максатларында, эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары һәм халык арасында социологик сораштырулар үткәрә.


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык»милли проекты кысаларында бизнес өчен бушлай партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итүне ачты.


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

    «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул итү ачык, ул инде дүртенче тапкыр узачак. Форумны оештыручылар-Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, оештыручы – ВЭБ.РФ. Идеяне "идея.росконгресс.рф" платформасында 2024 елның 31 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин. Аннары экспертлар топ-1000 һәм топ-100 идеяләрен сайлап алачак, иң яхшы тәкъдимнәрне март аенда ил җитәкчелегенә тәкъдим итәчәк.


16
декабрь, 2023 ел
шимбә

Татарстанның үзмәшгульләрен «Я и есть Татарстан» Яңа ел ярминкәсендә катнашырга чакыралар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «минем бизнес» үзәгеннән «кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзмәшгульләр Яңа ел алдыннан шушы якты чарада катнаша алачак.

«Я и есть Татарстан» Яңа ел ярминкәсе 2023 елның 22-24 декабрендә Казан үзәгендә узачак.

Гаризаны РФ МСП цифрлы платформасында бирергә мөмкин https://мсп.рф/.

Заявка бирү һәм башка детальләр турында 7 (843) 524-90-90 кайнар линиядә белергә мөмкин.


15
декабрь, 2023 ел
җомга

ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге бөтен республикадан үзмәшгульләргә Казан үзәгендә 200дән артык бушлай сәүдә урыны бирәчәк. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча «Я и есть Татарстан» һөнәрчелек продукциясенең яңа ел ярминкәсе 22-24 декабрьдә узачак.

Соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары саны 174 тапкырга арткан. Алар 56 меңнән артык онлайн-кибет теркәгән, аларның керемнәре, эксперт бәяләмәләре буенча, 2023 елда 60 млрд сумнан артып китәчәк. Базарда конкуренция үскән саен, бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру, яңа базар урыннары эзләү мәсьәләсе беренче планга чыга.


12
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

11 декабрьдә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге, Яндекс белән берлектә, «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Яндекс азык-төлек» һәм «Яндекс кибет»сервислары белән хезмәттәшлек итүче курьерлар өчен беренче онлайн-марафон старт алды.


11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) сезгә 2023 елның 14 декабрендә 10:00 сәгатьтә министрлыкка караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең (алга таба – ЦПЭ) Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге (алга таба – ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы) белән берлектә «Төркия базары: тәҗрибә һәм яңа мөмкинлекләр» темасына түгәрәк өстәл уздыра.


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – «министрлык») сезгә 2023 елның 7 декабрендә 10:00 сәгатьтә министрлыкка караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «АПКның демонстрацион-дегустацион павильоннарында урнашу» темасына кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен семинар үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International