Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татарстанда түләүле юлларны файдалануга тапшыру һәм 2024 елда юл-төзелеш сезоны нәтиҗәләре турында» дигән темага брифинг узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы урынбасары Алмаз Галиев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев, «Автострада» АҖ генераль директоры Александр Комлев, «Оптима-технологияләр» ҖЧҖ директоры Рөстәм Рәфиков, «Бердәм оператор» ҖЧҖ генераль директорының эксплуатацияләү буенча урынбасары Дмитрий Панфилов катнаштылар.
Вознесенск трактының түләүле участогы рәсми ачылганнан соң, 26 декабрьдә 12:00 дән 24:00 гә кадәр трасса буйлап 20 мең 347 автомобиль узды.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Россия Федерациясе сенаторы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламент һәм оештыру комитеты урынбасары Александр Терентьев рәислегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге федераль максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча 9нчы эшче төркем утырышы булды. Видеоконференцэлемтә буенча чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2017 елдан 2024 елга кадәрге чорда барлыгы 1693 км автомобиль юлы ремонтланган. Исегезгә төшерәбез, 2017 – 2019 елларда проект федераль өстенлекле проект рәвешендә булды. Илкүләм проектын гамәлгә ашыру чорында 67,8 млрд сум тотылган, шуның 40,7 млрд сумы федераль финанслау.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм алардан килгән зыянны киметү чараларын гамәлгә ашыру турында» утырышы узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чарада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль район башлыклары, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссияләр рәисләре һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашында берьюлы өч юл объекты ачылды. Видеоконференцэлемтә буенча чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Федерациясе транспорт министры Роман Старовойт катнашты.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында 22 ясалма корылма ремонтланган.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы территориясендә юл төзелешендә алга таба куллану максатларында Яңа материаллар һәм технологияләр карау» темасына техник советның чираттагы утырышы узды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү чаралары кысаларында агымдагы елда 19 светофор объекты юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы белән җиһазландырылган, шуларның 13е Казан агломерациясендә, 6сы Чаллы агломерациясендә.
«Форум» Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының мультифункциональ үзәге мәйданчыгында «Ефәк юл» Халыкара фәнни-гамәли семинары ачылды. Семинарны тантаналы рәвештә КДАТУ ректоры Рәшит Низамов ачты. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.