19 июньдә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә ТР Иҗтимагый палатасының Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясенең «Рухи кыйммәтләрне саклауда хәйриячелек һәм социаль хезмәт итү» темасына утырышы булды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. Очрашу рус теле көнен һәм рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган.
Шимбә көнне Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында 33 нче тапкыр рус халык бәйрәме Каравон үткәрелде. Халык бәйрәмендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аны Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
18 октябрьдә Казанда 93 нче гимназия территориясендә А.С. Пушкин һәйкәлен һәм яңартылган «Пушкин бакчасы» скверын ачу тантанасы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Казанда «Черек күл» паркында Россия көне һәм «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин булдылар.
6 июньдә республика буенча рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды.
Казанда 05 июньдә опера җырчысы Федор Шаляпинга һәм язучы Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
30 майда «Вместе — РФ» Федераль каналының «Знакомьтесь-сенатор» программасында Федерация Советының парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле Александр Терентьев кунак булды.