Равия Нуруллина элек Буа интернат-йортында яшәгән, ә узган елның августында ул Шәрәфуллиннар гаиләсенең бер өлеше була. Рамилә һәм Радик Шәрәфуллиннар яшәү өчен уңайлы шартлар тудырганнар: аерым якты бүлмә, кирәкле җиһазлар һәм тернәкләндерү чаралары. Ләкин иң мөһиме – әби якын кешеләрен тапкан, алар аны игътибар һәм кайгырту белән уратып алган.
19 гыйнварда Түбән Кама районы халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Власенко «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлназ Исакиева белән бергә Рәисә Владимирова яшәгән гаиләдә булдылар.
Балтач районында Яңа ел алдыннан тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче Идея Жилина янына бардылар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина өлкән яшьтәге кешегә чәчәкләр һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар.
Балтач районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елдан Идея Жилина бер гаиләгә тәрбиягә алынган.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару максатларында шәһәр учреждениеләре белән очрашулар үткәрүне дәвам итә.
2021 елның октябреннән Мамадыш районында «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» технологиясе гамәлгә ашырыла. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге Геннадий Растворовны үз канаты астына алган Шәйхетдиновлар гаиләсенә даими рәвештә килеп йөриләр.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында 21 февральдә «Актив озын гомерлелек» проекты активистлары, «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре белән берлектә, тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешеләр янына бардылар. Гаиләдә ике өлкән кеше яши.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстанда 2017 елдан башлап озак вакытлы карау системасының «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» стационар алыштыручы технологиясе гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә республикада өлкән яшьтәге гражданнар өчен 35 гаилә булдырылган.