2024 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында 4,4 мең кеше укырга кереште. Бу мөмкинлектән аеруча өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар файдаланган – 592 укучы. Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында 1 540 эшсез татарстанлы һәм 50 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләр бар.
2025 елда 17 төбәк, Татарстан Республикасын да кертеп, мәшгульлек үзәкләрен комплекслы модернизацияләү программасына кушылачак. Бу хакта Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков башкарма хакимиятнең мәшгульлек өлкәсендәге төбәк органнарының йомгаклау киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген, 28 октябрьдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы башкарма хакимиятнең төбәк органнары белән киңәшмә узды.
2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Кадрлар» яңа милли проекты старт ала. Милли проектка дүрт федераль проект керәчәк – «Хезмәт базары белән идарә итү», «Хезмәт базары өчен мәгариф», «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары», «Хезмәт кешесе».
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге вазифаларга кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә: