Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия» активистлары Гомумроссия халык фронты белән берлектә Донбасска гуманитар миссия белән киттеләр.
Минзәлә районы Иҗтимагый советы безнең СВОдагы егетләргә ярдәм итүен дәвам итә. Узган атнада Иҗтимагый совет әгъзалары: Яковлева В.П., Сәлимгәрәева Н. Х., Хәлимова Г. К., Хәбибуллина Г. Г., Гарипов Ф. Т., Волощенко Н. К. маскировка челтәрләрен үрү эшен дәвам иттеләр.
Үзәк мәчет каршындагы «Тынгысыз йөрәкләр» («Неугомонные сердца») гуманитар үзәгендә СВОда катнашучылар өчен чираттагы йөк җибәрү партиясе оештырыла.
Курск өлкәсенең тыныч халыкка вәхшиләрчә һөҗүм итү сәбәпле, Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм яраланганнарның тизрәк савыгуларын теләде. Ул шулай ук республика хөкүмәтенә Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм оештыруны йөкләде.
13 августта Әлмәт шәһәренең Казан кафедраль соборында Илаһи литургия тәмамланганнан соң, гыйбадәтханә каршындагы Собор мәйданында «Ак чәчәк»хәйрия акциясе узды. Акция барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре ихтыяҗларына акча җыелган.
20 ноябрьдән «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы «Солдатка гаилә бөтие» махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү акциясе үткәрә. Сугышчыларга гуманитар ярдәмнең беренче йөге җибәрелде.
Татарстан Республикасының «Десантчылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы «Чик сакчылары бердәмлеге, битараф булмаган гражданнар белән берлектә «Алга» батальонына гуманитар йөк җыюда, әзерләүдә һәм җибәрүдә катнашты.
8 декабрьдә Татарстан мөфтияте вәкилләре махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән мөселман солдатлары белән чираттагы очрашу уздырдылар. Бу юлы очрашу Казан танк полигонында намаз уку өчен корылган палаткада узды. Солдатлар белән очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды вәкилләре, дежур имам һәм аның ярдәмчесе катнашты.
ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе һәм ТР Иҗтимагый палатасының эшмәкәрлек буенча эшлекле төркеме әгъзалары үз акчаларына махсус хәрби операция сугышчылары өчен мичләр әзерләделәр һәм комплектладылар.
20 октябрьдә Наталья Рябушева инициативасы белән махсус хәрби операция сугышчылары өчен маскировка челтәрләрен үрү эше башланды.