24 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча Координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты, шулай ук Татарстан муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары рәисләре дә кушылды.
22 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының милли проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эшлекле төркеме утырышы узды.
2023 елның 21 августында Татарстан Иҗтимагый палатасында Түбән Кама Иҗтимагый советы инициативасы белән «Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр – Татарстан Республикасында дәресләр үткәрү тәҗрибәсе һәм перспективалары» түгәрәк өстәле узды.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Кунакчыллык һәм дизайн факультеты студентларны Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.
«Во благо жизни» хәйрия фонды һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының уртак гуманитар проекты кысаларында югары уку йорты базасында Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәсеннән 43 психолог һәм медикны һөнәри яктан яңадан әзерләү оештырылды.
Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларның, дәүләтнең һәм профильле учреждениеләрнең нәтиҗәле партнерлык системасы белән аерылып тора. Бу хезмәттәшлекнең нәтиҗәләрен инде 10 елдан артык «Халыкка гигиеник белем бирү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы күрсәтә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәкне формалаштырып» Халыкара мәгариф министрлары форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
РФ Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Наталья Кравченко Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашты.
2023 елның 6 июнендә «Әкият» балалар үзәгендә татар эстрадасы йолдызлары белән Инвалид балаларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсенең хәйрия концерты узды. Чара барышында җыелган акчалар сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү өчен җиһазлар сатып алуга китәчәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы экспертлары белән берлектә Республика ата-аналар интернет-җыелышының чираттагы утырышында яңартылган белем бирү стандартларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.