23 апрельдә иртәнге сәгать 10:00 Казанның «Крылья Советов» паркында барыгызны да бу язның Үзәк өмәсенә көтеп калабыз! Ул традициягә кергән «Эковесна 2022» акциясе кысаларында узачак.
22 нче апрель-Бөтендөнья Җир көне. Бу көн - җиребезнең уртак йортыбыз булуы, аны сакларга кирәклеге турында искәртү көне.
Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Планетабызны саклыйк "дигән темага экологик дәрес үткәрелде. Балалар җир планетасы турында белемнәрен системалаштырдылар. Педагоглар хайваннарга, бөҗәкләргә, үсемлекләргә мәхәббәт тәрбияләргә, җирне сакларга өйрәттеләр.
Татарстан Республикасында торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында өмә узды.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Һәр сыерчыкка - өй" темасына экологик дәрес үтте. Максат: балаларны күчмә кошларның күптөрлелеге белән таныштыру. Табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның гаять зур әһәмиятен күрсәтү, кошларга мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик аң элементларын формалаштыру һәм экологик культураны үстерү максатыннан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Табигатьнең дусты бул" дип исемләнгән экологик квест узды. Еш кына кешеләр чүп-чарны үзләре артыннан җыештырмыйлар һәм урманны пычранган килеш калдыралар. Балалар моның бик начар булуын һәм урманны чистартырга тәкъдим итүләрен әйттеләр. Балалар экологик станцияләрдә төрле биремнәр үтәделәр. Һәрбер үтәлгән биремнән соң урман чистарып барды. Квестның барлык катнашучылары да бәхетле балачак турында җырлар җырладылар һәм язның җылысына һәм килүенә сөенделәр!
Татарстан Республикасында торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында өмә узды.