ЯҢАЛЫКЛАР



13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Иске Яңа ел-13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Беренче гыйнвар кебек үк ул Яңа ел башлануын билгели, ә «Иске» сүзе очраклы түгел. Бу хәзерге ел санавына — григориан календаренә урын биргән, Юлиан календаренә турыдан-туры барып тоташа. Шулай итеп, Иске Яңа ел ул иске стиль буенча килә торган яңа ел. Аның тагын бер исеме — православие яки ородоксаль Яңа ел.

Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

10
гыйнвар, 2025 ел
җомга
Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер, ерак вакыйгага әверелеп барса да, еллар узган саен югалмый һәм тоныкланмый. Анда катнашучылар дөньядан китә. Балалар кечкенәдән үк әйләнә-тирәдәге хәлләргә катнашын сизә, шуңа күрә безнең бурычыбыз хәтер тарихын балаларыбызга җиткерү.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты


5
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе
5 гыйнвар көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Е.Н. Сергеева җитәкчелегендә Раштуа открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Кыш-кышкы уеннар өчен елның искиткеч вакыты. Балалар кышны бик яраталар һәм көтәләр. Чөнки ап-ак кышның башлануы кар белән уйнау мөмкинлеге белән бәйле. Саф һавада уеннар сәламәтлекне ныгыту өчен бик файдалы.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

1
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе
Яңа ел - ул тылсым, елмаю һәм бәхет вакыты. Бу бәйрәмдә һәркем әкияткә ышана, ниндидер гаҗәеп, серле, мавыктыргыч һәм, һичшиксез, онытылмаслык бер атмосферага чума. Бу бәйрәм һәркем өчен дә мөһим.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

22
декабрь, 2024 ел
якшәмбе
Илебез Президенты Указы белән игълан ителгән 2024 ел - Гаилә елы тәмамлана. Безнен оешмабызда да Гаилә елы ябылуга багышланган "Минем гаиләм-минем байлыгым" дип аталган тантаналы чара уздырылды.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

20
декабрь, 2024 ел
җомга
Яңа ел алдыннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясе территориясендә кар сыннары ясау традициягә әйләнде.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

6
декабрь, 2024 ел
җомга
5 декабрьдә Волонтерлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлык — җәмгыять файдасына түләүсез ярдәм итү кебек мөһим эшкә җәлеп итүне максат итеп куя. 2024 елның 5 декабрендә «Тулган ай» фольклор ансамбленең «көмеш» волонтерлары тәрбияләнүчеләребез өчен бәйрәм чарасы үткәрделәр. Ансамбль җитәкчесе Минҗиһан Әхмәдулла кызы барысына да яхшы сүзләр һәм котлаулар белән мөрәҗәгать итте.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International