ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында 7 июль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидулина һәм Гөлнара Пряничникова үткәрделәр.


8
июль, 2022 ел
җомга

5 июль көнне Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Фәния Гайнетдинова һәм Ләйсән Хөсәенова Россия һәм Татарстан Республикасы халык сәнгатен популярлаштыруга юнәлдерелгән мастер-класс оештырды.


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Халык һөнәрләре: рус челтәре» дигән танып-белү чарасы узды. Аны тәрбияче Инна Нурмиева үткәрде.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Сабантуй уздырдылар.


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында 2 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина мәктәп яшендәге балалар белән «Әби сандыгы» дигән дәрес үткәрде.


1
июль, 2022 ел
җомга

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендә «Тернәкләндерү ялы» өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. Технологияне гамәлгә кертү Россия халыкларының мәдәни мирасы елына туры китерелгән.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова җитәкчелегендә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өч дәрес дәвамында «Борынгы Болгар шәһәре» дигән сувенир композициясе әзерләделәр. 


24
июнь, 2022 ел
җомга

Россия халыкларының мәдәни мирас елы чараларын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова һәм Г. Тукай ис. үзәк китапханә хезмәткәре Ольга Потапова «Рус халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары» дигән танып-белү уен программасын үткәрде.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 23 июнь көнне «Балалайка, балалайка – искелек символы» дип исемләнгән танып-белү-фольклор чарасы узган. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иде.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Балалайка көнендә, Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Рус балалайкасы» дигән интеграцияләнгән дәрес узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International