ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

26-27 февральдә Мәскәү шәһәрендә "2020 елда җылылык һәм су белән тәэмин итү тарифлары: чикләмәләр һәм эталоннар, төзәтмәләр һәм бәхәсләр" темасына россиякүләм гамәли семинар узачак.

Тэги: консультация семинары җылылык һәм су белән тәэмин итү тарифлары

29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Мәскәү шәһәрендә  "2020 елда электр челтәрләре оешмалары өчен яңа таләпләр һәм тариф хасил итүнең яңа принциплары" дигән консультация семинары узачак

Тэги: яңа таләпләр һәм тариф консультация семинары

21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елда тарифларны җайга салу: Россиякүләм онлайн семинар

 

Тэги: тарифлар җылыжылык белән тәэмин итү

17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2020 елның 19-20 мартында Мәскәүдә электр энергетикасы базарында катнашучылар өчен IV Бөтенроссия гамәли семинары узачак

Тэги: Хәзерге заман законнары Инвестиция программалары

17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17нче районара инспекциясе бушлай тематик семинарда катнашырга чакыра.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казанда "Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекне хокукый тәэмин итү" дигән семинар узачак


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 13 декабрендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә (Оренбург тракты ур., 24 йорт) "Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекне хокукый тәэмин итү" дигән семинар узачак.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Балалар экология-биология үзәге, “Республика олимпиада үзәге” дәүләт автоном мәгариф үзәге белән берлектә, “Экологик белем бирү: тәрбия-мәгариф процессы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге” дигән темага методик семинар уздырган. Чарага Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләре вәкилләре җыелган.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның нефть, газ, химия форумы кысаларында "Энергетика һәм сәнәгать өчен энергоэффектив, инновацион чишелешләр һәм технологияләр" темасына семинар узды. Чараны "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге" ДАУ белән берлектә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.

Сәламләү сүзе белән министр урынбасары Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларын төп кулланучылар – энергетика һәм сәнәгать предприятиеләре.

"Шуңа күрә бүген икътисадның реаль секторында, барыннан да элек, эшкәртү тармакларында һәм энергетикада җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә юнәлдерелгән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мөһим", – дип ассызыклады Алмаз Хөсәенов.

Семинар кысаларында "РусЭнергоПроект", "Шнейдер Электрик", "Эртей Петрошем Рус", "Керхер", "ГидроМетСнаб", шулай ук Санкт-Петербургтан "Новые решения" кебек Мәскәү компанияләре вәкилләре доклад белән чыгыш ясады.

Докладчылар сәнәгать җитештерүләре һәм энергетика өчен кулланыла торган энергоэффектив, инновацион чишелеш һәм технологияләрнең төрле проектларын тәкъдим итте.

Аерым алганда, "Гидромснаб" генераль директоры Евгений Чихирев, РайнПроф (RainProf) күп компонентлы диэлектрик составлары ярдәмендә сүтмичә 1000В кадәр көчәнеш астында электр җиһазының теләсә нинди төрен элемтәсез чистарту технологиясен гамәлгә кертү проекты турында сөйләде.

Әлеге технологиягә республиканың күп кенә предприятиеләрендә ихтыяҗ зур, шул ук вакытта предприятиеләр аны мөстәкыйль рәвештә (үз составында тиешле профильле хезмәткә ия булган очракта), шулай ук сервис компанияләре хезмәтләре аша да куллана алалар.

Семинар диалог форматында узды, анда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм энергокомпанияләре вәкилләре актив катнашты: "Казаноргсинтез", "Нижнекамсктехуглерод", "УК "КЭР-Холдинг", "Татэнерго", "ТГК-16" һәм башкалар.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Хатын-кыз киемнәре һәм күн-галантерея сатыла торган сәүдә объектында укыту семинары үткәрелде. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International