Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен “Минем җирем – Россия» иҗат конкурсына старт бирә. Ул беренче мәртәбә 2014 елда уза, шушы вакыт эчендә шул конкурс аша илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Алраның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
26 июньдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булды, ул югары уку йортларының җитәкчеләре, хезмәт коллективы вәкилләре һәм студентлар белән очрашты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, КДАУ ректоры Айрат Вәлиев, Ветеринария академиясенең уку һәм тәрбия эше буенча проректоры Али Волков һәм башка рәсми затлар йөрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, МГИМО Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Халыкара аграр базарлар һәм агросәнәгать комплексында тышкы икътисадый эшчәнлек» кафедрасының “Дөньякүләм аграр базарлар” магистратурасы программасына укырга кабул итү дәвам итә.
2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлый. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты авыл ипотекасына беренче кертемне елга 10%тан башлап түләүне күздә тота, бу хакта хокукый проектлар басылып чыга торган сайттагы документта әйтелә.
Буген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә шул хакта сүз барды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
5 июньдә “Авыл территорияләрен үстерү” илкүләм дәүләт программасы проекты буенча фикер алышу кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл яшьләре VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев белән очраштылар.
14 майдан 16 майга кадәр Мәскәүдә ВДНХада 75 нче павильонда «Фермер тормышы 2019» салоны узачак. Салонга килүчеләр өчен барлык көннәрдә дә күргәзмә һәм ярминкә эшлиячәк. Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты оештыра.
16 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Коллегиянең йомгаклау утырышы узды. Чарада Россия Федерациясе Хйкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Алексей Майоров, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Владимир Кашин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук төбәкләр башлыклары, АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, фән һәм мәгариф, банк берлкләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен идарә өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча беренче магистратура программасын гамәлгә кертә. “Дөньякүләм аграр базарлар” магистратурасы, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продукциясенең дөньякүләм базарларында илебез ихтыяҗларын нәтиҗәле гамәлгә ашырырга сәләтле югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләүгә юнәлдерелә. Программа Ставрополь дәүләт аграр университеты, К.А.Тимирязев ис. МАХА (МСХА) һәм Кубань дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2019-2020 елдарда дәүләт сатып алу интервенцияләрен үткәрү турында карар кабул ителү очрагына 2019 елгы ашлык уңышына минималь бәяләрнең чик күләмен Федераль антимонополия хезмәте белән (ФАС) белән килештерде.