«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында узган күргәзмәдә Иннополис стендын Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры, доктор Тани Әхмәд Әл Зейүди карады. Иннополисның технологик мөмкинлекләре турында аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста «Үзбәкнефтегаз» АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Бәхзод Усманов белән очрашты. Бу компаниянең Татарстан Республикасына җавап визиты: 2022 елның декабрендә Татарстан делегациясе Ташкенттагы «Үзбәкнефтегаз» офисында булган иде.
Иннополис 18-19 майда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV халыкара икътисадый форум чараларында актив катнашачак. Форумның максаты - Россиянең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту.
Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина Иннополис инновацион үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул ИТ-шәһәрнең төп объектларында булды һәм пилотсыз таксины сынады.
Иннополиста «Иннополис» махсус икътисадый зонасының 10 еллыгына багышланган стартаплар буенча 21 экспертлар советы узган. IT-шәһәр территориясендә алга таба үсеш өчен иң яхшы проектларны сайлап алуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев һәм башка чакырылган экспертлар катнашкан.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов 2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына йомгак ясаган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы кысаларында 2022 елда «Иннополис» инновацион үзәгенең төп нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында сөйләде.
Бүген ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәле кысаларында Чаллыдан 12 яшьлек Руслан Хәбибуллин Иннополиста булды. Яшь татарстанлы югары технологияләр шәһәренә экскурсиягә килергә хыялланган.
Бүген Иннополиста шәһәр халкы, шулай ук «Атомдата-Иннополис», «Росэнергоатом» концернының бүлендек компаниясе («Росатом» дәүләт корпорациясенең электр-энергетика дивизионына керә) хезмәткәрләре 466 ылыслы агач һәм 50 куак утырттылар. «Агач утырт» акциясе эре җитештерү объекты Росатом МЭҮ төзелә торган территориядә яшеллекне компенсацияләү кысаларында үткәрелә. Яңа дата-үзәк 2 мең киштәгә исәпләнәчәк, аларның яртысын киләсе елда ук сафка кертәчәкләр. МЭҮнең тулы куәте 16 МВт булачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге «Иннополис» махсус икътисади зонасының күзәтчелек советы кысаларында «Газпром ВНИИГАЗ» ҖЧҖ «Иннополис» МИЗ партнеры статусын алды. Иннополиста компания Татарстан Республикасының фәнни-җитештерү һәм IT-компанияләре белән хезмәттәшлек итү өчен компетенцияләр үзәге төзергә планлаштыра.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week кысаларында стартаплар буенча Экспертлар советы узды, анда венчур базары, инвестицион фондлар һәм Иннополис вәкилләре җиде яңа IT-проектны карадылар.