ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 16.09.2022 ел, № 341-6 закон кабул итте. Документ IT-компанияләр һәм Иннополис эшкуарлары өчен ташламалы салым ставкасын 2025 елның 31 декабренә кадәр озайта.


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

21 сентябрьдә Казанда цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week халыкара форумы старт алды. Форум кысаларында Иннополис Татарстан территориясендә һәм аннан читтә гамәлгә ашырыла торган үз проектларын һәм карарларын тәкъдим итте.


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

9-10 сентябрь көннәрендә «Иннополис» МИЗның А.С. Попов һәм Н.И. Лобачевский исемендәге технопаркларында югары технологияләр, Сrossconf белән кызыксынучы кешеләр, идарәчеләр өчен конференция уза, анда 600дән артык катнашучы җыелган. Конференцияне ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов катнашты.


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында Россия моношәһәрләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре һәм махсус икътисадый зоналар булдыру мәсьәләләре буенча ведомствоара төркем утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты. Утырышның бер мәсьәләсе «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясен киңәйтү булды.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста Россиянең иң яшь шәһәренә нигез салынуга 10 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Иннополисның туган көне һәм анда яшәүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов котлады.


28
май, 2022 ел
шимбә

Бүген Иннополиста Иннополис Университетын тәмамлаучыларның очрашты, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Иннополис шәһәрләреннән 100дән артык дипломлы белгеч җыелды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.


20
май, 2022 ел
җомга

Бүген Иннополиста ике көнлек «Merge»ИТ-конференциясе башланды. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә актуаль трендлар турында фикер алышу һәм уңышлы кейслары белән уртаклашу өчен, бөтен Россиядән 1500дән артык эшләүче, маркетолог, digital-дизайнерлар, менеджерлар, HR-белгечләр очрашты.


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән бергә булды. Россиянең иң яшь шәһәрендә делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев һәм башкалар каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International