16-нчы февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йортына танышу визиты белән Казан хосписы вәкилләре Казан Хоспис җитәкчесе, Анжелла Вавилова исемендәге Фонд җитәкчесе Владимир Владимир улы Вавилов белән килделәр.
14-нче февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында "Дуслар белән очрашу” булып узды. Очрашуда хәзерге вакытта Казан һәм Яшел Үзән психоневрология интернатларында яшәүче чыгарылыш тәрбияләнүчеләребез катнашты.
10-нчы февраль көнне тәрбияче Тимергалиева А.Н. Пушкинны искә алу көне уңаеннан шөгыль үткәрде.
27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тарихи сәгать, презентацияле чара, патриотик сәгать, видео-фильм карау кебек чаралар узды.
«Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында барлык төркемнәрдә дә Хәтер дәресләре, мәгълүмат сәгатьләре, тема буенча әңгәмәләр узды. Алар бүгенге буынга Бөек Ватан сугышы елларында тыныч гражданнарның батырлыгы өчен рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.
Безнең балалар йортында «Иске Яңа ел өчен Могҗизалар»конкурс – уен программасы узды.
9 гыйнварда тәрбияче Идиятова И.И. җитәкчелегендә «Яңа ел итеге»темасына мастер-класс үткәрелде.
2023 нче елның 7 нче гыйнварында «Раштуа» бәйрәме үткәрелде.
«Мода кастингы» – балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен күңел ачу программасы шундый исем астында үтте.