2024 елның 19 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда «Киләчәк уеннары» турниры вакытында алкогольле продукция сатуны чикләячәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә.
«Тренировкалар һәм ярышлар уздырылган көннәрдә 8:00дән 17:00гә кадәр спорт объектларына якын территорияләрдә урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми», - диелә документта.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Беренче турнир Татарстан башкаласында 2022 елның 18-24 сентябрендә дүрт дисциплина буенча узачак.
2022 елның 6 июлендә «Киләчәк Уеннары» оештыру комитеты вәкилләре Татарстан башкаласына беренче инспекция визиты белән килде. Сәфәрнең максаты - 2024 елның февралендә беренче технологик турнир үткәрү өчен ареналарны һәм шәһәр инфраструктурасын карау.