Яңа ел алдыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «ТАССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы» китабын тәкъдир итте. Аны тармак ветераннары бүләк итеп алда, чарада алар мәртәбәле кунак иде. Китап ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
Басмада быел 100 еллыгын билгеләп үтүче Республика тарихы белән тыгыз бәйләнгән ведомствоның гасырлык үсеше тарихы турында сөйләнә. Китап әлеге тарихны бәян иткән, тармак барлыкка килгән елларда эшләгән, үз бурычларын үтәгән – республикада төзелешнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы сагында торган кешеләр хакында сөйли.
Китапны төзегәндә ТР Дәүләт архивы документлары, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе архивыннан фотоматериаллар, тармак ветераннарының хикәяләре кулланылган. Китап ведомство хезмәткәрләре ярдәме белән җыелган һәм нәшер ителгән.
Очрашу ахырында кайбер ветераннар «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләре белән билгеләп үтелде.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2001 елның 11 гыйнварындагы 3 номерлы карары
Татарстан Республикасының Республика энергетика комиссиясен төзү турында
Министрлар Кабинетының 1997 елның 15 декабрендәге 873 номерлы карары
Россия акчалата билгеләренең уртаклык бәясе үзгәрү сәбәпле, җайга салынулы бәяләр һәм тарифлар буенча продукциягә, товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне үзгәртү турында
Татарстан Республикасы Югары Советының 1994 елның 8 февралендәге карары
Продукция сыйфаты, бәя кую һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сәясәтне җайга салу буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетын төзү турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1995 елның 6 июнендәге 343 номерлы карары
Бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салуны тәртипкә салу чаралары хакында
15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Казан шәһәре буенча территориаль орган бүлекләре башлыклары – Айткулова Халидә Илдус кызы белән Фалова Марина Николаевнаны лаеклы ялга озаттылар. Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов коллектив исеменнән хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлеге тәмамлану белән котлады һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең осталык һәм эшкә булган сәләтегез аркасында без Татарстан башкаласында төзелешнең куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын бергәләп тәэмин итә алдык, – диде Василий Кудряшов. – Сезнең Казан үсешенә ярдәм иткән казанышларыгызны билгеләп үтәсе килә».
Халидә Илдус кызы белән Марина Николаевна – дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасында 18 ел эшләгән тәҗрибәле хезмәткәрләр һәм югары квалификацияле белгечләр. Аларның һәркайсы төзелеш өлкәсенә 30 елдан артык гомерен багышлаган. Ике хезмәткәр дә Инспекция оешкан чорда ук эшли башлаган, Казан үсешен күзәтеп торган, алар дистәләгән объектка җан җылысын өләшкән.
Марина Николаевна Казанның 1000 еллыгы уңаеннан үз өлешен кертә – ул Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрын реконструкцияләүдә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыра.
«Эш һәрчак бик кызыклы, җаваплы булды. Уникаль объектларның күбесе зур вакыйга – Казанның 1000 еллыгына багышлап төзелде. Миңа Татар опера һәм балет театры туры килде. Төнге 11гә кадәр төзелеш штаблары үткәрелде, аларда мин дә катнаштым. Театрны реконструкцияләү буенча глобаль эшләр белән беррәттән керү төркемен бизәп торучы архитектура элементларын: колонналарны, сыннарны, баскычларны, шулай ук сәхнә җиһазларын һәм инженерлык тәэминатын торгызу эшләре дә башкарылды. Декоратив бизәкләүдә ул вакытта иң заманча технологияләр һәм материаллар кулланылды. Барысы да, хәтта үзәк люстра да үзгәртелде, аны монтажлау өчен күп көч һәм чишелешләр таләп ителә иде», – дип уртаклашты Марина Фалова.
Очрашу барышында хезмәткәрләр үзләре эшкә урнашкан вакытта дәүләт төзелеш күзәтчелегенең ни рәвешле гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
«Сыйфат контроле һәрвакыт булды, хәзер исә тагын да камилрәк технологияләр кулланыла, бу исә җентеклерәк контроль үткәрергә мөмкинлек бирә. Махсус үлчәү приборлары ярдәмендә төзелеш материалларына һәм конструкцияләренә техник тикшерү һәм сынаулар үткәрергә мөмкин. 20 ел элек тә, хәзерге кебек үк, без йортларның проектка туры килү-килмәвен тикшерә идек, ләкин алар серияле иде. Мәсәлән, 91 нче серия – панель, 95 нче серия – кирпеч. Төзелеш нормаларына һәм СНИПларга туры килү-килмәү тикшерелә иде. Ә хәзер һәр йортның шәхси проекты бар, шуңа күрә тикшерү эше катлаулырак», – дип сөйләде Халидә Айткулова.
Ахырда төзелеш тармагы ветераннары яшь буын белгечләргә нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук алар күп еллар буе тырышып, тырыш хезмәт куйган Казанның алга таба да үсештә булуын теләделәр.
«Хәзер күп кенә кызыклы торак комплекслар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә, Казан халкына шундый матур шәһәрдә яшәве рәхәт. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан башкаласы алга таба да үсештә булсын, дип ихлас күңелдән уңышлар телисе килә», – дип билгеләп үтте Марина Николаевна.
Министрлар Кабинетының 1995 елның 27 мартындагы 152 номерлы карары
Кошчылык фабрикаларына җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифлар турында
ТАССРның 100 еллыгы кысаларында республиканың дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы белән таныштыруны дәвам итәбез. «ТАССР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясе тарихы» рубрикасында 1944 ел өчен Татарстан АССР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясе нигезләмәсен өйрәнәбез. Архив документында дәүләт төзелеш күзәтчелеген оештыру тәртибе, аның предметы һәм бурычлары билгеләнгән.
Инспекция нигезләмәсе буенча шәһәрдәге төзелешләрнең сыйфатын контрольдә тоту, иң мөһим биналар һәм корылмалар, хосусый торак төзелеше, сәнәгать объектларының фасадларының архитектур бизәкләнешенә күзәтчелек итү, шулай ук шәһәр магистральләрен һәм юлларны тикшерү хокукы бирелә.
Моннан тыш, ТАССР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясе төзелешкә рөхсәт бирә башлый, төзүче оешмада расланган техник документлар булуын контрольдә тота, эшләрнең расланган төзелеш проекты белән туры килүен тикшерә, төзелеш кагыйдәләре һәм нормалары үтәлешен, төзелеш материалларының һәм эшләнмәләрнең сыйфатын күзәтеп тора.
Объектны төзеп бетергәннән соң, Инспекция төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырыла торган торак һәм граждан биналарын кабул итү комиссиясен билгели һәм әлеге комиссияләр эшенә җитәкчелек итә.
Авария куркынычы янаган очракта, Инспекция төзелешне кичекмәстән туктатып торырга, төзелеш эшләрен башкарырга хокукы булмаган затларны эштән читләштерергә, тиешле органнар каршында законнарны бозуда гаепле затларны җәлеп итү турындагы мәсьәләне күтәрергә, кирәк булганда төзелеш материалларына экспертиза үткәрүне таләп итәргә хокуклы була.
1992 елда Татарстан Республикасының Бәяләр буенча дәүләт комитеты тарафыннан бәяләрне либеральләштерү буенча шактый эш башкарылды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Бәяләрне либеральләштерү чаралары турында» 1991 елның 19 декабрендәге 55 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Бәяләр комитеты тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча 1991 елның 12 декабрендәге 591 номерлы карар кабул ителде