ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мөһим датаны - ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтә. Нәкъ менә шул көнне, 27 майда, 100 ел элек, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының «Автономияле Татар Социалистик Республикасы (АТССР) турында»гы Декреты имзаланды.


26
май, 2020 ел
сишәмбе

     Бүген 26.05.2020 Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңнеханов «Саба урман хуҗалыгы» ҖЧҖ һәм «Саида» ҖЧҖ предприятиеләренә чыгарыла торган товарларда «Татарстан АССРның 100 еллыгы»мәгълүмати билгесен кулланган өчен сертификатлар тапшырды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

Шекше һәм Алан-Елга авылларында миллилекне, өй, капка, койма бизәлешендә нәкъ менә татар халкына хас үзенчәлекләрне саклап калу, халыкның моңа игътибарын җәлеп итү һәм кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Шекше авыл мәдәният йорты “Авылым бизәкләре” дип исемләнгән онлайн-сәхифә ачты. ТАССРның 100, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган чара  ике авыл урамнарын карап, йөреп чыгудан башланды, игътибарны җәлеп итәрдәй хуҗалыклар янына туктап материал тупланды,  анализлаганнан соң, фотоларны инстаграмдагы аккаунтка урнаштырып, күрсәтелгән матур йорт астына аның хуҗалары турында мәгълүмат язып барылды.  Яңа төр эш алымы  аккаунтка язылучы- авылдышлар, якташларга бик ошады. 25 майга 42 публикация ясалды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

#ТАССР100 #сабыкультура #отделкультурысабинскогорайона хештеглары астында Югары Шытсу мәдәният йорты ТАССРның 100 еллыгына багышланган «27 майга 27 җыр» онлайн - акциясе үткәрде.  Инстаграм битендә туган як, туган авыл турында яки ТАССР заманында җырланган җырлар белән видеолар урнаштырылды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

25
май, 2020 ел
дүшәмбе

    РСФСР Министрлар Советының «Халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләрен һәм РСФСР халкына күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм куллану практикасын яхшырту чаралары турында» 1971 елның 21 июлендәге карарын үтәү максатында ТАССР Министрлар Советы карар бирә

Тэги: ТАССР100ел карары

21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының «Халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләре һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм аларны куллану практикасын яхшырту чаралары турында» 1971 елның 14 июнендәге 378 номерлы карарын үтәү йөзеннән

Тэги: ТАССР100ел бәя карар

19
май, 2020 ел
сишәмбе

Бәяләр бүлегенә бәя билгеләү һәм бәяләрне һәм тарифларны раслау буенча материаллар әзерләү мәсьәләләре генә түгел, бәяләрне һәм тарифларны билгеләү һәм куллануны контрольдә тоту нәтиҗәлелеген арттыру бурычы да йөкләнгән була

Тэги: Бәяләр бүлеге тарафыннан ТАССР Министрлар Советының

15
май, 2020 ел
җомга

Химик Куркиннар династиясенә Любовь Николаевна нигез сала. Гаиләнең гомуми хезмәт стажы – 52 ел. Любовь Николаевна 1960 елның 24 нче мартында Бондюга поселогында (хәзерге Менделеевск шәһәре) нәселле химиклар гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында хезмәт куя. 1986 елда КХТИ (технологик бүлек) тәмамлый. 1992 елда предприятиегә инженер-микробиолог булып эшкә урнаша. «Аммоний» АҖдә хезмәтне саклау, азык-төлек контроле һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча әйдәп баручы белгеч булып эшли. Хәзерге вакытта – лаеклы ялда. Эштән буш вакытында сөекле хатын, кайгыртучан әни һәм әби булып кала.

Ире, Сергей Петрович, 1960 елның 1 нче гыйнварында Свердловск өлкәсенең Новолялинск районындагы Лобва поселогында туа. КХТИ (механик бүлек) тәмамлаган. Предприятиедә 1999 елдан бирле аммиак селитрасы җитештерү цехында смена башлыгы булып эшли. «Татарстан Республикасының Атказанган химигы» дигән мактаулы исемгә ия.

Сергей Петрович белән Любовь Николаевна институтның 2 нче курсында таныша, бер тулай торакта яшиләр. Беренче очрашудан соң ук бер-берсенә тиң яр булуларын аңлап алалар, менә инде 34 елдан артык алар бергә гомер кичерә. Ике бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Бүгенге көндә Куркиннар гаиләсе династиясен уллары Артем дәвам иттерә, ул «Аммоний» АҖнең концентрацияләнгән азот кислотасы җитештерү цехының контроль-үлчәү приборлары һәм автоматикасы буенча слесарь булып эшли. Белеме: Түбән Кама химия-технология институтын технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру инженеры белгечлеге буенча тәмамлаган. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Кызлары Полина, мәктәпне тәмамлаганнан соң, РФ Үзәк банкының Омск банк мәктәбен тәмамлый. Омск шәһәрендә эшли. Хәзерге вакытта ире һәм кызы белән газиз шәһәренә әйләнеп кайткан.

Кондратьевлар династиясенең «КЗСК» предприятиесендәге хезмәт стажы – 650 ел. Хезмәт династиясе 1932 елда СК-4 заводы төзелешенә ташчы булып урнашкан ике бертуган Иван белән Петрдан башланып китә, 1940 елда заводка Иванның хатыны да килә. Җиде елдан соң Иванның улы Сергей токарь булып  билгеләнә. Сергейның улы – Кондратьев Николай Сергеевич 1975 елдан бирле слесарь-ремонтчы булып эшли. Хатыны – Кондратьева Татьяна Геннадьевна – химик. Аның сеңлесе Гордеева Валентина Сергеевна – баш бухгалтер урынбасары, заводта 1995 елдан бирле эшли.

«КЗСК минем өчен – газиз предприятие. Анда эшләгәндә төрле чорларны кичердем, катлаулысы да булгалады. Заводка – гомер, ә миңа заводта династиянең бу матур традициясен өзмәскә мөмкинлек биргән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Синтез» АҖ исеменнән котлау алуы бик күңелле», – ди Валентина Сергеевна.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International