ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

      Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 50 еллыгын бәйрәм итү һәм аңа әзерлек кысаларында Татарстан Республикасында дәүләт тарафыннан тарифларны җайга салу органы барлыкка килүгә һәм аның үсешенә багышланган күргәзмә әзерләнә, өлешчә урнаштырылган да

Тэги: күргәзмә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 50 еллыгын бәйрәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм

6
май, 2020 ел
чәршәмбе

РСФСР Министрлар Советының «Сәнәгать продукциясенә, электр һәм җылылык энергиясенә һәм йөк ташуларга яңа күпләп сату бәяләрен кую һәм гамәлгә кертү чараларын гамәлгә ашыру турында» 1966 елның 21 нче сентябрендәге 769 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Татарстан АССР Министрлар Советы (алга таба – ТАССР Министрлар Советы) 1966 елның 14 октябрендә КАРАР ЧЫГАРА

Тэги: 100 ел ТАССР бәя карар

2
май, 2020 ел
шимбә

 Бәяләрне һәм тарифларны карау һәм раслау эшен яхшырту максатларында, РСФСР Министрлар Советының «Автоном республикаларда, крайларда һәм өлкәләрдә ваклап сату һәм күмәртәләп сату бәяләрен һәм тарифларны әзерләү һәм раслау эшен яхшырту турында» 1966 елның 23 августындагы 689 номерлы карарын үтәү йөзеннән, 1966 елның 11 октябрендә Татарстан АССР Министрлар Советы 515 номерлы карар кабул итә

Тэги: 100 ел ТАССР карар Бәя

28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ТАССР Министрлар Советы 1964 елның 23 октябрендә «Егәрлеге 1000 кВт түбәнрәк булган коммуналь электростанцияләреннән һәм электр энергиясен башка ведомстволардан (энергия системасыннан тыш) ала торган электр челтәрләреннән кулланучыларга җибәрелә торган электр энергиясенә тарифлар раслау турында» 558 номерлы карар кабул итә

Тэги: ТАССР100ел электр энергиясе карары

25
апрель, 2020 ел
шимбә

1950-1960 нчы елларда ил «Һәр гаиләгә – аерым торак» шигаре белән яши. Бу бик җитди бурыч була, ресурслар да җитеп бетми. Башта кирпечтән, ә 60 нчы еллар башыннан, төзелеш эшләрен арзанайту максатында, тимер-бетон панельләрдән төзелгән йортларның типик серияләре эшләнә. Шулай итеп, халыкта «хрущевка» дип аталган йортлар калкып чыга. Хрущевкалар 1985 нче елга кадәр, нигездә 5 катлы итеп төзелә.

1957 нче елдан башлап Казанда зур тораклар – микрорайоннар төзелеше башлана. Бу күренеш торак төзелешендә яңа адым була. Беренче торак микрорайоннар елга порты районында, С.Халтурин урамында, шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә һәм Ленин һәм Идел буе районнарының буш территорияләрендә төзелә.

Индустриаль торак төзелешен үстерүдә зур панельле йорт төзелеше әһәмиятле өлеш алып тора. Казанда беренче зур панельле торак йорт Ленин районында 1960 нчы елда монтажлана.

1960 нчы елларның беренче яртысында ТАССРда төзелеш индустриясе тармакларында сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Аерым алганда, Казанда зур панельле йорт төзелеше буенча завод, керамзит һәм эре үлчәмле прокат бүлгеләр җитештерү заводлары, тимер-бетон эшләнмә һәм тимер-бетон корылма комбинатлары төзелә.

ТАССР буенча Дәүләт архитектура-төзелеш инспекциясе төзелә торган зур панельле йортларның сыйфатын даими тикшереп тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул вакытта төзелеш тармагының күренекле эшлеклеләренең берсе Дәүләт архитектура-төзелеш инспекциясе башлыгы С.Б. Гафиятуллин була. Ул бик күп тапкыр төзелеш сыйфатын яхшырту мәсьәләләрен күтәреп чыга һәм тәкъдимнәр кертә, шәһәр һәм район архитекторлары белән семинарлар үткәрә, җирле матбугатта һәм радиода чыгыш ясый.

Төзелешнең күпсанлы бурычларын хәл итү нәтиҗәсендә щитлы бараклар акрынлап сүтелә, халык ярымподвал биналардан уңайлырак фатирларга күчерелә.


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 23 нче апреленнән 5 нче маена кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар рәсем конкурсында катнашырга чакырыла. Тәкъдим ителгән эшләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын табигать мохитенә бәйләп чагылдырырга тиеш.

    СССР Министрлар Советының 1960 елның 4 маендагы 470 номерлы һәм РСФСР Министрлар Советының 1960 елның 23 маендагы «Бәяләр масштабы үзгәртелү һәм әйләнештәге акчаларны яңаларына алмаштыру сәбәпле товарларга бәяләрне, хезмәтләр күрсәтүгә тарифны яңадан исәпләү турында»гы карарларын үтәү максатында ТАССР Министрлар Советы 1960 елның 30 ноябрендә 669 номерлы карар кабул итә

Тэги: 100 ел ТАССР карары бәя

20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

1960 елның 18 июлендә Татарстан АССР Министрлар Советы Буа шәһәрендә яшәүчеләр өчен электр энергиясенә тарифларны киметү турында карар кабул итә 

Тэги: ТАССРга 100 ел электр энергиясе карары

17
апрель, 2020 ел
җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан АССРда тарифлар билгеләү тарихы буенча архив документлары урнаштыра. Тарихи документлар яңалыклар тасмасында, шулай ук «Тариф сәясәте тарихы» бүлекчәсендә һәм социаль медиа чараларында урнаштырыла

Тэги: ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International