Дәүләт төзелеш контроле инспекциясе, "Татинвестгражданпроект" ДУП проект оешмасы, "АлтынГрупп" ҖЧҖ генераль подряд оешмасы, "АртСтрой" ҖЧҖ субподряд оешмасы вәкилләре катнашында "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССОның кан тамырлары үзәге төзелеше буенча киңәшмә узды. Киңәшмә катнашучылары объектның проект документациясе турында фикер алыштылар.
Бүген 26.04.2024 елда "Саба муниципаль районы "Саба район үзәк хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең кан тамырлары үзәген төзү" объекты буенча чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Объект Россия Федерациясенең "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Дәүләт программасының «Авыл территорияләренең заманча кыяфәте» ведомство проекты кысаларында «АртСтрой» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан төзелә.