Чараның максаты-авыз куышлыгы авыруларын профилактикалау, иртә ачыклау һәм дәвалау, шулай ук аларның үсешенә китерә торган хәвеф-хәтәр факторлары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.
Йокы ул безнең тормышыбызның мөһим өлеше. Йокы-безнең организмга бик кирәкле процессларның берсе. Йокы вакытында организм торгызыла һәм аның функцияләре көйләнә. Сәламәт йокы безнең психоэмоциональ халәтебездә дә зур роль уйный, безнең нерв системасын саклый.
Грипп, ОРВИ(кискен респиратор вирус инфекцияләре) һәм яңа коронавирус инфекциясен (COVID-19)профилактикалау
Бавыр - кеше тәненең төп органнарының берсе, аңа бик күп яшәү өчен мөһим функцияләр йөкләнгән: ул үт чыгаруда катнаша, углеводлар, майлар һәм аксымнар метаболизмы өчен җавап бирә, витаминнар һәм минераллар саклый, шулай ук организмга эләгә торган токсиннарны нейтральләштерә.
С гепатиты нәрсә ул?
С гепатиты-вирус китереп чыгарган бавыр ялкынсынуы, ул сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
6 март-Бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көне.
Тәннең артык массасы-кешенең авырлыгы аның буй-сыны һәм яше өчен нормадан артып китә торган халәт.
Организмның иммун яклавы турыдан-туры безнең нәрсә ашавыбызга бәйле. Аксымлы азык организмны антитәнчекләр һәм башка иммунитет агентлары ясалу өчен кирәкле аминокислоталар белән тәэмин итә. Майлар иммун күзәнәкләрен төзү өчен кирәк, ә углеводлар иммун системасы өчен энергия бирә.