Табибка килүнең якынча 75 - 90% хроник стресс нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырулар белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә дә стресс белән көрәш темасы соңгы елларда шундый актуаль булды. Галимнәр, шулай ук табиб-психиатрлар, психотерапевтлар кешене стресслардан котылуның яңа ысулларын эзлиләр.
Галимнәр тарафыннан тулысынча күкрәк ашату баланың сәламәт иммунитетын формалаштыруга һәм бала тапканнан соң ананың тиз терелүенә ярдәм итә дип дәлилләнгән. !әм тагын, бу - әни белән бала арасындагы эмоциональ бәйләнешнең нигезе, кешенең бөтен гомерен яклаячак мәхәббәт ташкыны.
Бүген 11.00 сәгатьтә «Йөкле һәм имезүче аналар өчен күкрәк ашату мәктәбе» онлайн-дәресе узачак.
Мәктәп каникуллары вакытында ФАП мөдирләре мәктәп лагерьларына йөрүче балалар белән укыту чаралары үткәрәләр.
Җомга көнне, 27 октябрьдә Саба үзәк хастаханәсе базасында Казан шәһәренең "Төбәкара клиника-диагностика үзәге" ннән табиб-кардиолог пациентларны кабул итте. Әлеге кабул итү кысаларында пациентлар йөрәк эхокардиоскопиясен дә (эхо-кс) тикшертте.
1 эш көне дәвамында табиб 22 авыруны карады, аларның 16 сы МКДЦ да планлы госпитализациягә чакырылды.
Борчылу-безнең тормышның бер өлеше. Һәрбер кешедә дә борчылу мизгелләре һәм ситуацияләре була.
Борчылу-кешенең психологик үзенчәлеге. Борчылу өчен сәбәпләр һәркемдә төрле.
Борчылуны җиңәргә өйрәнү өчен психологик коррекциянең төрле ысуллары эшләнгән.
Бүген көн дәвамында Казан шәһәренең "Төбәкара клиник-диагностика үзәге" ннән кардиолог күчмә кабул итә. Белгеч шулай ук - йөрәк эхокардиоскопиясен дә (эхо-кс) тикшерә.
Бүген, 26 октябрьдә иртәнге сәгать 10да "Сәламәтлек мәктәбендә" артериаль гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар өчен онлайн дәрес узачак.
Лекциянең темасы: «Артериаль гипертонияне дәвалау һәм профилактик чаралар". Өй шартларында, җәмәгать транспорты шартларында һәм эш урынында гипертония кризы вакытында беренче ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.
2023 елның 23-29 октябрендә «Иртә ярдәм күрсәтү турында хәбәрдарлык атналыгы»уза. Чара тумыштан алып 3 яшькә кадәрге балаларның психик сәламәтлегенә багышлана. Бу чорда көн саен ата-аналар һәм белгечләр өчен бушлай онлайн белем бирү вебинарлары һәм мастер-класслар үткәрелә.
Хроник авырулары булган яки җитди җәрәхәтләрдән, операцияләрдән яки авыр авырулардан соң аякка баскан пациентлар поликлиникада диспансер исәбендә торалар.
Диспансерда исәптә торучы пациентлар даими рәвештә дәвалаучы табибка киләләр, анализлар тапшыралар, кирәкле тикшеренүләр үтәләр һәм, кирәк булса, бушлай дарулар алалар (льготалар һәм квоталар исемлеге буенча).
Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне уңаеннан, 23-29 октябрь Россиядә «Инсульт белән көрәш атналыгы»дип игълан ителде. Төп бурыч булып, гражданнарда сәламәт туклану культурасын формалаштыру, шул исәптән тоз куллануны контрольдә тоту, шулай ук артериаль басымны контрольдә тоту гадәтләре (АД) тора.