Россия Табигый фәннәр академиясе 2021 елгы «EcoWorld» Халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә конкурс уздыра.
Росприроднадзор «Экология – һәркем эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясен уздыра.
Фотоконкурс экология проблемаларына, Россия табигый мирасы байлыгына һәм төрлелегенә игътибарны юнәлтү, табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан уздырыла. Оештыручысы - «Россия экологиясе» - РФ Илкүләм экология проекты челтәр басмасы редакциясе.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә ЭкоLife конкурсын оештыра. Чара «ТопБЛОГ» бөтенроссия яшьләр проекты кысаларында үткәрелә. Проектның максаты-социаль челтәрләр һәм яңа медиа аша эчке туризм белән кызыксынуны арттыру.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре белгечләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән берлектә, «Эковесна-2021» республика конкурсының район этабында җиңүчеләрне бүләкләде.
Россия Табигый фәннәр академиясе 2021 елгы «EcoWorld» Халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә конкурс игълан итә.
«Ышанычлы партнер-Экология» III Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Чара Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәскәү шәһәре Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә.
2019-2021 елларда, «Duracell белән батарейкаларны тапшыр» акциясе нәтиҗәләре буенча, Татарстан укучылары 33 тоннадан артык эшкәртелгән батарейка җыеп тапшырган.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 1 марттан 30 апрельгә кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында узды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Бүген Мега сәүдә үзәгендә калдыкларны аерым җыю буенча «Бүлү кагыйдәләре» конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, конкурс 1 мартта башланып киткән иде. Ярышларда Казанның өч югары уку йорты – КДЭУ, КХТИ һәм КАИ студентлары катнашты. Өч ай дәвамында балалар ПЭТ-шешәләр, ПНД, пыяла һәм макулатура җыйдылар.