ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс үткәрә:

- экологик культура формалаштыру;

- кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле экологик-белем бирү һәм агарту проектларын тормышка ашыру;

- туган якны өйрәнү, экология туризмы һәм су асты эшчәнлеге өлкәсендәге эшчәнлекне үстерү. 


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

«Экология» илкүләм проектын тормышка ашырырга булышу, экологик эшкуарлыкка этәргеч бирү, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендәге экология проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект-программаларны үстерү – «Инновацияле бизнес-навигатор» 2021 проектының максатлары шуннан гыйбарәт.


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Табигый фәннәр академиясе 2021 елгы «EcoWorld» Халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә конкурс уздыра.

Тэги: Competition

21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Росприроднадзор «Экология – һәркем эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясен уздыра. 

Тэги: Competition

13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Фотоконкурс экология проблемаларына, Россия табигый мирасы байлыгына һәм төрлелегенә игътибарны юнәлтү,  табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан уздырыла. Оештыручысы - «Россия экологиясе» - РФ Илкүләм экология проекты челтәр басмасы редакциясе.

Тэги: Competition

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә ЭкоLife конкурсын оештыра. Чара «ТопБЛОГ» бөтенроссия яшьләр проекты кысаларында үткәрелә. Проектның максаты-социаль челтәрләр һәм яңа медиа аша эчке туризм белән кызыксынуны арттыру.


11
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре белгечләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән берлектә, «Эковесна-2021» республика конкурсының район этабында җиңүчеләрне бүләкләде.

Тэги: Competition

Россия Табигый фәннәр академиясе 2021 елгы «EcoWorld» Халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә конкурс игълан итә.

Тэги: Competition

8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

«Ышанычлы партнер-Экология» III Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Чара Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәскәү шәһәре Хөкүмәте ярдәмендә үткәрелә. 


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

2019-2021 елларда, «Duracell белән батарейкаларны тапшыр» акциясе нәтиҗәләре буенча, Татарстан укучылары 33 тоннадан артык эшкәртелгән батарейка җыеп тапшырган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International