ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2026 ел
җомга

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча советның кадрлар буенча комиссиясе 2025 ел йомгаклары буенча иң югары нәтиҗәләр күрсәткән дәүләт граждан хезмәткәрләре исемлеген раслады. Иң яхшы 34 кеше арасында-Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Виталий Бадин.

Аның һөнәри казанышлары ведомство эшенә зур өлеш кертүе һәм хезмәт вазыйфаларын нәтиҗәле башкару үрнәге буларак билгеләп үтелде. Котлыйбыз!


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелде.

2020 ел өчен һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен, электрон мактау тактасы турындагы Нигезләмә нигезендә, 15 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының тармак планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Сергей Михайлов 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен конкурс сайлап алуында җиңүчеләрнең берсе булды.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллективы  эш башкару  һәм контроль бүлеге  башлыгы  Роза  Баһаутдинованы  Татарстан  Республикасы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау  тактасына  кертелүе  белән  котлый.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International