ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә цифрлы трансформация буенча эшче төркемнең беренче киңәшмәсе булды, анда үзәк аппарат бүлекләре җитәкчеләре һәм республика буенча ведомствоның территориаль органнары җитәкчеләре катнашты. Чара Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов рәислегендә узды.
Ул хәбәр иткәнчә, стратегик үсеш кысаларында ведомствода дәүләт хезмәте күрсәтү өчен цифрлы платформа эшләнәчәк. Элек кәгазь рәвештә күрсәтелгән дәүләт хезмәте 2023 елга электрон форматка күчереләчәк.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы төзүчеләре проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсен Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша ала алачак. Шулай ук, онлайн режимында заявка калдырып, күпфункцияле үзкләрдә төзелешнең башлануы һәм тәмамлануы турында хәбәр бирү, ярашлылык турында бәяләмә бирү өчен гариза тапшыру мөмкинлеге дә булачак.
Яңа форматны гамәлгә кертү документлар тапшыру вакытын шактый киметеп, әлеге авыр процессны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу контрольлек итүче органның эчке документ әйләнешен оптимальләштерергә, һәр төзүче оешма өчен гаризаларны һәм хәбәрләрне электрон рәвештә карау процедурасын оештырырга ярдәм итәчәк.
ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов искәртеп узганча, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездәү үстерү министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасының цифрлы трансформация концепциясенә таяна. Чаралар планы буенча, төзелеш тармагын цифрлы трансформацияләү цифрлы икътисадны формалаштыруның төп юнәлешләреннән берсе булып тора.
Объектларны төзи башлауга бәйле документларны рәсмиләштерү – катлаулы процесс, төзүче оешмада проект документларын электрон рәвештә чыгартып алуның техник мөмкинлеге булмаган очракта, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша документларны кәгазьдә дә тапшыру мөмкинлеге кала.
Төньяк-Көнчыгыш территориаль орган инспекторлары, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең тикшеренүләр һәм сынаулар уздыручы территориаль органы белән берлектә, Яр Чаллы шәһәрендәге җәмигъ мәчете комплексы төзелешендә башкарылган эшләрнең сыйфатына күчмә тикшерү үткәрде. Үзенең архитектура чишелешләре белән уникаль корылма Автокала үзәгендә мэрия янында төзелә.
Бүгенге көндә төзелеп килүче мәчетнең алты блогының икесендә монолит тимер-бетон эшләре тәмамланган, параллель рәвештә ике манараның диварларын монтажлау эшләре бара. Якын арада барлык блокларда да кирпечтән бүлгечләр һәм тышкы диварлар өю планлаштырыла.
Проект документациясе нигезендә, гомуми мәйданы 6593 кв. метр булган комплекс колонналар һәм яннарында ике флигельле үзәк-гәмбәз бинасыннан торачак. Шулай ук проект буенча биредә дүрт манара каралган: икесе – 80 метр һәм икесе 60 метр биеклегендә. Мәчет эчендә гыйбадәт кылу зоналары, конференцияләр залы, никах уздыру бүлмәсе, ашханә, медпункт, 200 укучыга исәпләнгән мәдрәсәнең уку заллары урнашкан. Мәчет эш көннәрендә – 1700, бәйрәм көннәрендә 3200гә кадәр кешене сыйдыра алачак.
Моннан тыш, мәчеттә халыкның азмобильлекле төркемнәре өчен намаз уку буенча барлык шартлар да каралган. Шулай ук мәхәллә халкына уңайлы булсын өчен эчкә пассажир лифтлары да урнаштырылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчет төзелеше 2010 елда башланган, бина халык ярдәме һәм Яр Чаллы предприятиеләренең актив катнашында торгызыла. Әйтик, хәзерге вакытта үзәк гәмбәз астындагы терәк боҗра өчен диаметры 19 метр булган тышчага Алабуга автомобиль заводында заказ биргәннәр, аның буенча эшләр түләүсез нигездә башкарыла.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин видеоконференцэлемтә режимында архитектура советының чираттагы утырышын үткәрде. Советта катнашучылар төзелеш өлкәсендә цифрлы чишелешләрне үстерү турында фикер алыштылар.
Яңа ел алдыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «ТАССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы» китабын тәкъдир итте. Аны тармак ветераннары бүләк итеп алда, чарада алар мәртәбәле кунак иде. Китап ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
Басмада быел 100 еллыгын билгеләп үтүче Республика тарихы белән тыгыз бәйләнгән ведомствоның гасырлык үсеше тарихы турында сөйләнә. Китап әлеге тарихны бәян иткән, тармак барлыкка килгән елларда эшләгән, үз бурычларын үтәгән – республикада төзелешнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы сагында торган кешеләр хакында сөйли.
Китапны төзегәндә ТР Дәүләт архивы документлары, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе архивыннан фотоматериаллар, тармак ветераннарының хикәяләре кулланылган. Китап ведомство хезмәткәрләре ярдәме белән җыелган һәм нәшер ителгән.
Очрашу ахырында кайбер ветераннар «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләре белән билгеләп үтелде.
Үз йортың, үз фатирың булу – зур бәхет. Элекке заманалар – эшләгән хезмәт урыныннан, күпмедер вакыт фатир чиратында торганнан соң, бушлай тораклы булган чор күптән үтте. Хәзер үз почмагыңны булдырасың килсә, ипотека турында уйларга туры килә.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын һәм авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган табигый газга күчерү эшләрен оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев үткәрде. Очрашуда шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары, "Химград" технополисы, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ, "Камаз" ГАҖ, "РариТЭК" АҖ, "Челтәр компаниясе" АҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Агымдагы утырышта "Татарстан Республикасында табигый газны сыекландыру комплексын һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәрен төзү" проектының оештыру мәсьәләләре каралды: төзелеш өчен мәйданчык сайлау, шулай ук электр, газ һәм су белән тәэмин итү.
Табигый газны сыекландыру комплексын төзү мотор ягулыгы сыйфатында автомобиль транспортында файдалану өчен каты көнкүреш калдыкларын ышанычлы рәвештә җибәрүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен җентекләбрәк җайга салучы килешүгә кул кую агымдагы елның 6-8 июнендә Санкт-Петербургта уза торган 2019 Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында планлаштырыла.
2018 елның 22 декабрендә Балтач районында яңа социаль объектлар – чаңгы базасы һәм күпфункцияле үзәк - башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды, алар республика программалары кысаларында төзелгән. Чара «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Салихов, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вәкилләре катнашында узды. Балтач шәһәр тибындагы поселогында беренче объект – чаңгы базасы, универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклы модульле чаңгы базалары төзү буенча республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Чаңгы базасы чаңгычыларга хезмәт күрсәтү һәм инвентарь прокаты өчен кирәкле җиһазларга ия.
Татарстан Республикасында барлык социаль-мәдәни объектларның төзелеш программасы тулы күләмдә тәмамланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2018 ел нәтиҗәләре буенча Autodesk компаниясе «Татинвестгражданпроект» ДУПны BIM-лидер компаниясе дип таныды һәм «Рәссәй BIM – лидеры 2018»премиясен тапшырды. Әлеге премия BIM технологиясе ярдәмендә эшләүнең күренекле нәтиҗәләренә ирешкән, аны безнең илдә куллану буенча уникаль тәҗрибә алды һәм төзелеш җәмәгатьчелегенең башка катнашучылары белән үз белемнәре белән уртаклашырга әзер компанияләргә тапшырыла. "Татинвестгражданпроект» ДУП өчен бу бүләк инде дүртенче булды-элек предприятие 2015, 2016 һәм 2017 елларда билгеләп үтелде.
Татарстан башкаласында өлешләп төзү буенча проблемалы 30 объектның 15е файдалануга тапшырылган инде. Казанның «Симфония» торак комплексында бүген чираттагы, өченче йорт файдалануга тапшырылды. 180 фатирга исәпләнгән 19 катлы бина Ротор урамы, 27 йорт адресы буенча урнашкан. Анда өлешчеләр шулай ук торак-төзелеш кооперативын төзергә карар кылдылар.